Юныс Пәйгамбәр догасын 70 мең тапкыр укып, дөнья тынычланамы?

Интернетта «Ватсап» төркемнәренә, илдә тынычлык булсын өчен 70 мең тапкыр Юныс Пәйгамбәр догасын укырга кирәк, дигән смслар килә. Кемнәрдер ышанып кабул итә, кемнәрдер, бу Коръәндә язылган гамәл түгел, дип кире кага, тузга язмаган саннарга ышануда гаепли. Әлеге сорауга Казандагы «Шамил» мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдиновтан ачыклык керттек.

– Юныс Пәйгамбәрнең догасын 70 мең тапкыр укырга кирәк, дигән сүз каян алынган дип сораучылар бар. Дөрес, Коръәндә андый нәрсә юк. Шуны әйтергә кирәк: Коръәннән, Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләреннән алынган мәгълүматлар, шулай ук тәҗрибә аша килгән гамәлләр бар. Кешеләр доганы билгеле санда укып, максатларына, теләкләренә ирешкәннәр. Тәҗрибәгә таянып, гамәл итәргә ярыймы? Ярый. Ышанмаучыларга 100 мең дәлил китерсәң дә, кабул итмәячәкләр. Әгәр мин сезгә, салкын тиюдән сарымсак, суган, имбирь файдалы дисәм, сез миңа бу хакта Коръәннең кайсы аятендә язылган, дип сорамаячаксыз. Тәҗрибә аша сыналган бу. Коръәннең «Бәкара» сүрәсендә тәкъва булыгыз, “диндар” булыгыз һәм Аллаһы Тәгалә сезне үзе өйрәтер, “бер китапта да булмаган кайсыбер мәгълүматны үзе ачыр» диелгән. Юныс Пәйгамбәр догасы Коръәндә язылган. Диндә саннарның үз хикмәте бар.

Юныс Пәйгамбәр балык эченә эләккәч шушы доганы укыган. Аллаһы Тәгалә: “Әгәр дә ул миннән шушы доганы укып сорамаган булса, Кыямәт көненә кадәр балык эчендә калган булыр иде”, — ди.

Юныс Пәйгамбәр догасы

 Лә иләһә иллә әнтә субхәнәкә инни күнтү миназзалимин!

Мәгънәсе: Синнән башка илаһ юк. Син һәр кимчелектән пакъсың, һичшиксез, мин үземә золым иттем, залимнәрдән булдым. («Әнбия» сүрәсе, аять  87.)

 


Фикер өстәү