Минтимер Шәймиев «Адымнар – Чаллы» күп телле гимназиясен ачты

Белем йортын ачу тантанасында һәм мәктәп линейкасында Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Чаллы шәһәре мэре Наил Мәһдиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

«Мондый мәктәпләрнең аналогы әлегә юк. Балаларыбыз дөнья масштабында көндәшлеккә сәләтле булып үссеннәр өчен, без илебездә беренчеләрдән булып әлеге идеяне тормышка ашырдык. Дөнья торган саен ныграк ачыла бара, безнең балалар дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан республикабызга хезмәт итәчәкләр.

Алар үзләрен лаеклы итеп танытырга тиешләр, – диде Минтимер Шәймиев. – Барлык чикләр дә ачылгач, балалар дөньяның теләсә кайсы ноктасында булырлар, алар Татарстанны лаклы төстә танытырга тиешләр. Киләчәк менә шуңа бәйле һәм монда зур мәгънә бар».

Республикада күп телле белем бирү комплекслары булдыру проектының инициаторы Минтимер Шәймиев оешманың яңа директорына да югары бәя бирде. Гимназиянең директоры – элек 39 нчы мәктәпне җитәкләгән Азат Галиев. «Миңа директор бик ошый, ул рус, татар, инглиз, гарәп телләрен камил белә», – диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Шәһәр мэре Наил Мәһдиев гимназиянең төзелешендә һәм ачылышында ярдәм иткән барлык затларга рәхмәт белдерде. Бу көннең шәһәр тарихында истәлекле көн булуын әйтте. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/official/01-09-2021/mintimer-sh-ymiev-adymnar-chally-k-p-telle-gimnaziyasen-achty-5835913


Фикер өстәү