Татарстанның баш дәүләт автоинспекторы укучыларны Белем көне белән котлады

Республиканың баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов Казанның Совет районындагы 159нчы лицеенда тантаналы линейкада булды. Ул укучыларны мәктәпкә һәм өйгә барганда юлда йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә һәм Юл хәрәкәте яшь инспекторлары отрядларына керергә чакырды.

Моннан тыш, Татарстан баш автоинспекторы Юл хәрәкәте яшь инспекторы хәрәкәте белән шөгыльләнүче педагогларга рәхмәт белдерде. Ахырда Ленар Габдрахманов укучыларга укуларында уңышлар, нык сәламәтлек һәм имин юллар теләде.


Фикер өстәү