Татарстан Премьер-министры Питрәч районында «Алгоритм» технологик лицеен ачты

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Питрәч районының Көек авылында «Алгоритм» лицеен ачты. Беренче сыйныф укучылары һәм республика җитәкчелеге катнашкан тантаналы линейкада Хөкүмәт башлыгы Белем көне һәм яңа уку йорты ачылу белән котлады.

«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм шәхсән үз исемемнән сезне искиткеч белем көне белән котлыйм. Бүген без Питрәч районында барлык балалар һәм ата-аналар өчен күптән көтелгән бүләк – Көек авылында технологик лицей ачабыз», – диде ул тантанада.

Алексей Песошин әйтүенчә, 1 сентябрьдә республикада 460 меңнән артык укучы мәктәпкә бара, шуларның 55 меңнән артыгы парта артына беренче тапкыр утыра. Капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында 45 мәгариф оешмасында яңа уку елына ремонт эшләре төгәлләнгән. Татарстанда җиде яңа мәктәп бүген ачыла. Татарстан Премьер-министры ассызыклаганча, ел саен заманча мәктәпләргә таләпләр арта, ә “Алгоритм” мәктәбе барлык кирәкле җиһазлар һәм инфраструктура белән тәэмин ителгән. «Сыйныфларны, спортзалларны һәм ашханәләрне җиһазландыру белән генә эш бетми. Һәр укучы үзен уңайлы һәм куркынычсыз хис итәргә тиеш. Директор һәм педагогларның осталыгы нәтиҗәсендә әнә шундый мохит барлыкка килер дип өметләнәм», – диде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

1224 балага исәпләнгән мәктәп ярты ел эчендә төзелгән. Яңа уку елында «Алгоритм» лицеенда 1375 бала белем алачак. Биредә ике бассейн, 456 урынлы ашханә, 560 урынлы актлар залы, ике спорт залы, тренажер залы, китапханә бар.


Фикер өстәү