Ачык дәрестә катнашкан Владимир Путинны мәктәп укучысы төзәтеп җибәргән

Владивостоктагы «Океан» балалар үзәгендә ачык дәрес вакытында чыгыш ясаган Владимир Путинның, Воркутадан килгән мәктәп укучысы, ялгышлыгын төзәткән.

Тарих буенча фикер алышканда Россия лидеры Петр I Швеция белән башлаган сугышны «җидееллык» дип атаган. Яшүсмер, үз чиратында, дәүләт башлыгын төзәтеп: «Ул «Җидееллык» сугыш түгел, ә «Төньяк сугыш» дип атала», — дигән.

Путин яшүсмергә төзәткәне өчен рәхмәт белдергән.
Бүген Владимир Путин Владивостокка килгән. Анда ул «Океан» Бөтенроссия балалар үзәге мәктәбе укучылары өчен ачык дәрес үткәргән. Ул шулай ук үзенең белеме турында сөйләгән һәм тарихның кызыклы һәм мөһим фән генә түгел, ә барлык гуманитар фәннәрнең нигезе булуын ассызыклаган.


Фикер өстәү