Беленнән торт ясау ЫСУЛЫ

Роза Низамова рецепты

«Һәр ел саен 23 февральдә гаиләмдәге ир-атларны шундый торт белән сыйлыйм. Бик гади ич бу, бәйрәмчә түгел, дияргә ашыкмагыз. Ирләргә купшылык әллә ни кирәкми, алар өчен иң мөһиме – ризыкның тәмле һәм туклыклы булуы. Тортны, һәрбер катына варенье, бал, куертылган сөт сылап, татлы эчлек белән ясарга мөмкин. Эчлек өчен яшелчә, сыр, ит яки балык куллансаң да әйбәт булачак», – ди Роза ханым.

Кирәк: 6–7 юка белен, 200 г йомшак сыр («сливочный»), 200 г чикләвекле ит (итне ваклап турыйбыз һәм төелгән чикләвек өстәп болгатабыз), өстен бизәү өчен яшел тәмләткеч.

Юка гына итеп беленнәр пешерәбез. Зур яссы тәлинкәдә торт ясыйбыз. Иң астагы беленгә сыр сылыйбыз. Өстенә икенчесен куеп, чикләвекле итне тигез итеп җәябез. Шул рәвешле сырлы-итле катламнарны чиратлаштырып, торт ясыйбыз. Өстен ваклап туралган укроп, петрушка яфраклары белән бизибез.


Фикер өстәү