Яңа елны Булат башлады

Быел Татарстанда беренче булып дөньяга килгән сабыйга Булат дип исем кушканнар. Сабый Яңа ел төнендә Республика клиник хастаханәсенең перинаталь үзәгендә туган. Яңа ел курантлары суккан мизгелләрдә тәүге аваз салган нарасыйның авырлыгы  – 3566 грамм, буе – 54 сантиметр. ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында туган беренче бала – Казанда яшәүче Лилия һәм Әнвәр Хөснетдиновларның икенче улы. Бәхетле ана әйтүенчә, сигез яшьлек Кәрим, энесе тугач, янә Кыш бабайга ышана башлаган.

Түбән Камада да Яңа елның беренче сәгатьләрендә туган тәүге сабый  – ир җенесеннән. Илья – Светлана һәм Денис Березко гаиләсендә дүртенче бала. Әнисе – укытучы, әтисе Түбән Кама “Нефтехим”да эшли.

Гомумән алганда, Яңа ел төнендә республикабызда барлыгы 35 бала – 18 малай һәм 17 кыз дөньяга килгән.

Яңа елда балалар гына түгел, яшь гаиләләр дә туарга өлгергән инде. Елның беренче көнендә үк Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда никахлашу булган. 2020 елда Татарстанда тәүге гаилә коручылар – Айгөл һәм Рубин Мәһдановлар. Яшьләрне котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев килгән. Яшь парга ул никахлашу турында таныклык, шулай ук көнкүреш техникасы сатып алуга сертификат тапшырган. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова әйтүенчә, Чаллының Никахлашу сараенда (2008 елдан бирле эшләп килә) 1 гыйнвар көнне үткәрелгән беренче никахлашу тантанасы бу.   

Шулай ук Казанда, Кукмара, Азнакай районнарында да быелгы тәүге никахлашу тантаналары узган. Ел башында гаилә корган парларның һәммәсенә “ТАССРга – 100 ел” дигән истәлек билгесе  һәм муниципалитет җитәкчелегеннән бүләкләр тапшырылган.


Фикер өстәү