Казанда шәһәр чыршысы янында малай югалган

Казанда росгвардиячеләр шәһәр чыршысы янында югалган малайның әти-әнисен табарга булышкан. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.


Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә «Казан» гаилә үзәге янындагы шәһәр чыршысы мәйданчыгы казанлылар һәм башкала кунаклары өчен иң җанлы ял итү урыннарының берсе булды. Әлеге һәм башка яңа ел мәйданчыкларында Росгвардиянең Казан махсус моторлаштырылган полкы наряды тәртип һәм куркынычсызлык сагында тора.

Хәрби хезмәткәрләр Роман Бондарев һәм Руфат Аксеров шәһәр чыршысы территориясендә ялгыз торган малайны күреп алган. Алты яшьләр тирәсендәге бала берүзе генә басып торган һәм югалып калган. Росгвардиячеләр малай янына килгәч, ул аларга әти-әниләреннән артта калганлыгын һәм хәзер аларны кайда эзләргә кирәклеген белмәвен сөйләгән.

Малай турында мәгълүматны шунда ук чыршы шәһәрчеге тирәсендәге барлык патрульләргә һәм полицейскийларга тапшырганнар. 10 минуттан соң Росгвардия отрядларының берсенә хатын мөрәҗәгать иткән һәм баласын югалтуын әйткән.

Росгвардиячеләр хатын-кызны табылган сабый янына озаткан. Ул аларга ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәтен белдереп, тыныч хезмәт теләгән.


Фикер өстәү