Чын безнеңчә матур, моңлы көй… «Татнефть» оешмасы ярдәме белән төрки музыкаль мирасыбызга яңа сулыш өрелде

Башкаладагы Милли китапханәнең тамаша залы сәхнәсендә сызылып кына кыл-кубыз тавышы ишетелә. Шунда ук аңа, акрынлап, думбра, дәф, курай тавышы да кушыла. Алар барысы да, бербөтен булып, үзебезчә матур, моңлы көй суза… Шушы көй сине әллә кая үткәннәргә, нәсел башында торган әби-бабаларыбыз яшәгән чорга алып кайта да алар белән бер сулышта яшәтә, бергә шатланырга, бергә сызланырга этәрә… «Almet Music Lab» музыкаль лабораториясендә иҗат ителгән альбомны тәкъдим итү кичәсендә тамашачы кичергән хис-кичерешләр бу.

Милли җанлы бер төркем егет-кыз фәкать төрки уен коралларында гына уйнап язылган, борынгы көйләребездән торган альбом иҗат иткән. Проектның продюсеры, «Yummy Music» төркеме җитәкчесе Ильяс Гаффаров сүзләренә караганда, альбомның тарихы моннан бер ел элек башланган. Төркем егетләре Әлмәттә эшләп килүче Дөнья халыкларының милли уен кораллары музее белән танышканнан соң бик илһамланып кайткан. Бер төркем музыкантны шушында бер атна яшәтеп, төрки уен коралларында көйләр иҗат итәргә иде, дип хыяллана алар. Хыялның чынга ашуын исә озак көтәргә туры килми. Егетләрнең бу тәкъдимен «Татнефть» оешмасы күтәреп алган.

«Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә эшләп килүче әлеге үзенчәлекле музей да нефтьчеләр ярдәме белән ачылган булган. Бүген биредә 600дән артык уен коралы исәпләнә. Шуларның 116сы төрки халыкларныкы санала. Дөнья күләмендәге иң зур, уникаль төрки уен кораллары коллекциясе бу. Шуларның берсен – тюнгур дигән музыка уен коралын музейга «Татнефть» оешмасының генераль директоры Наил Мәганов шәхсән үзе бүләк иткән. Алтай һәм Якутия халкында киң таралган шаман барабанының бер төре бу. Гомумән, Наил Мәганов бу юнәлешкә зур игътибар бирә. Ул төрки уен коралларын халыкка танытуга зур өлеш керткән «Кадыйм Әлмәт» ансамбле концертларына да даими йөри. «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә, Дөнья халыкларының милли уен кораллары музеенда оештырылган чараларның да берсен дә калдырмаска тырыша.

«Almet Music Lab» музыкаль лабораториясендә музейда сакланган кыл-кубыз, думбра, дәф, курай кебек уен коралларына өстенлек биргәннәр.

– Без үзебезгә кызык булган һәр төрки уен коралын фотога төшереп, сайтка урнаштырдык. Күп тә үтми, аларда уйнарга теләүче музыкантлар да мөрәҗәгать итә башлады. Гариза җибәрүчеләр арасында ун кешене сайлап алдык. Аларның кайсы гитарада, башка уен коралларында уйный, кемдер вокал белән шөгыльләнә. Бу тәҗрибәләре аларга борынгы уен коралларында уйнаганда да ярдәм итте, – ди Ильяс.

Шул рәвешле ун музыкант бер атна дәвамында Әлмәттәге музейда төрки музыка уен коралларында уйнауның асылына төшенә. Биредә махсус остаханәләр, ачык репетицияләр уза. Бер атнадан соң Әлмәт тамашачысына шушы җырлардан торган үзенчәлекле концертны тәкъдим итә алар. Дебют-тамашада Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина да катнашкан. Егетләр төрки музыка уен кораллары белән беррәттән бәет, мөнәҗәт,  такмак, озын көй кебек жанрларга да яңа сулыш өргән.

– Шул рәвешле «Татнефть» оешмасы, Казан музыкантлары, күргәзмә хезмәткәрләре һәм Әлмәт музыка көллияте студентлары эшчәнлегенең уртак нәтиҗәсе булып, төрле төрки жанрларга караган һәм бүгенге шигъриятенең актуаль темаларын колачлаган әсәрләр туды. Альбом борынгы Идел буе музыка сәнгате белән аның заманча яңгырашын берләштерде. Бу – уникаль материал.  Аны тамашачы да бик җылы кабул итте. Концертны хәтта башка шәһәрләрдән килеп караучылар да булды. Төрки уен коралларында яңгыраган милли көйләребезгә ихтыяҗ бар. 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә – альбомыбыз барлык музыкаль мәйданчыкларга чыкты. Анда да тыңлаучыларыбыз күп. Олысыннан алып кечесенә кадәр кызыксына. Без моңа бик шатланабыз, билгеле. Төрки музыка уен кораллары ярдәмендә яңгыраган көйләребезне киләчәктә Россиядә генә түгел, дөнья күләмендә танытырга җыенабыз. Шушы зур эшне тормышка ашырырга ярдәм иткән Президент Мәдәни инициативалар фондына, «Татнефть» оешмасына зур рәхмәт, – ди Ильяс Гаффаров.

«Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган проектлар җитәкчесе Павел Корчагин егетләрнең хезмәтен югары бәяли.

– Әлеге альбом борынгы төрки музыка уен коралларына яңа сулыш өреп кенә калмыйча, онытылып баручы көйләрне дә яңача яңгырашта ишетергә мөмкинлек бирә. «Татнефть» оешмасы тарихи, мәдәни мирасыбызны саклауга, гомумән, зур игътибар бирә. Бу юнәлештә бик күп эшләнде, алга таба башкарачак эшләр дә бихисап. Шул ук музыка кораллары музеен гына алыйк. Егетләрнең шушы төрки уен коралларында башкарылган борынгы көйләрдән торган альбом чыгару ниятен дә «Татнефть» оешмасы шундук күтәреп алды, – ди ул.

Динә Гыйлаҗиева


Фикер өстәү