Рөстәм Миңнеханов: Хакимият органнарының бүгенге катлаулы шартларда төп бурычы — гражданнар турында кайгырту

Бүгенге катлаулы шартларда хакимият органнарының төп бурычы — гражданнар турында кайгырту. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Ул ассызыклаганча, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре аеруча зур игътибар таләп итә. «Ил җитәкчелеге, шулай ук республика дәрәҗәсендә хәрби хезмәткәрләрне матди яктан тәэмин итү һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча күп кенә чаралар кабул ителде, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Бу атнада 7 ноябрьдә без чакырылыш комиссиясенең мобилизация буенча республика оператив штабының берләштерелгән утырышында бу юнәлештә эшләрнең торышы һәм бурычлар турында фикер алыштык. Республика Хөкүмәтенә шәһәр һәм район башлыклары белән берлектә хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү эшен даими режимда алып барырга һәм бу эшне өстенлекле юнәлеш буларак билгеләргә кирәк».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хакимиятләрнең аерым игътибары зонасында балалы гаиләләргә ярдәм булырга тиешлеген искәртте.

Ул Татарстан Республикасы буенча Пенсия фондына, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына балалы гаиләләргә пособиеләрнең үз вакытында юнәлешен тәэмин итүне йөкләде. «Монда без дә, федераль бюджет та катнашабыз, шуңа күрә бу эшне вакытында башкарырга кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты шулай ук тагын бер мөһим программа — торак бистәләргә һәм микрорайоннарга газ кертү турында да искәртте. Әйтик, кичә Яшел Үзән районының Айша авылында газүткәргечне торак йортларга тоташтыру булды. Газ 100 җир кишәрлегенә бушка кертелгән, 3 км дан артык бүлү челтәре салынган.


Фикер өстәү