Башлана: Оборона министрлыгы Россиядә өлешчә мобилизация турында мөһим белдерү ясады

Өлешчә мобилизация барышында чакырылганнарга тиешле түләүләрне алу тәртибен аңлаттылар. Белдерү белән Россия Оборона министрлыгының финанс блогы вәкиле Сергей Микищенко чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләргә акчалата чаралар банк карталарына хәрби хезмәтнең алдагы ае өчен һәр айның 10-20 көннәрендә исәпләнә. Ягъни 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр хезмәт узган хәрби хезмәткәрләргә 10 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр акчалата хезмәт күрсәтеләчәк. Элегрәк әйтелгәнчә, акчаның минималь суммасы 195 мең сум тәшкил итәчәк.

 


Фикер өстәү