Тукучы Гөлзифа Нәҗипова: «Бер җеп өзелсә, бөтен эш харап»

Балтач районының Чутай авылында туку эше белән шөгыльләнүче Гөлзифа Нәҗипова социаль челтәрдә бер ай эчендә йолдызга әйләнгән. Үзем тәгәрәп үскән паласларны сагынам, дип көн дә дистәләгән хатлар язалар аңа. Иң мөһиме ул балачак хыялын тормышка ашырган.

– 7–8 яшь чагымда әбинең, кечкенә өебезгә зур стан кертеп, палас сугуын күзәтә идем. Аның хезмәтләре төп йортта һаман да саклана әле. Үземнең сугып карыйсы килсә дә, дөнья мәшәкатьләре белән әлеге эшкә вакыт җитмәде. Дөресрәге, стан да юк иде. Узган ел кызым белән киявем Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә узган ярминкәдән туку станогы алып кайтты. Алагаем зур түгел, өстәлгә сыя торган. Ниһаять, декабрь аенда эшкә җиктем мин моны. Башта әллә ни барып чыкмады. Остазым да – интернет кына бит. Шуңа карап, өйрәнә торгач, әһә, булдырам бит, дип күңелдә өмет чаткысы уянды. Хәзер менә көннән-көн остара барам. Тырышсаң, була икән, – дип сөйли Гөлзифа ханым.

Баштарак иске футболка, свитерларның да кирәге чыккан. Хәзер Казанга барып, кибеттән трикотаж материал алып кайта икән. Аны юа, киптерә. Калынракларын – 1,5, юкаракларын 2 сантиметр итеп телә. Шулай итеп, чимал әзер була. Гөлзифа апа әйтүенчә, иң авыры – җепләрне дөрес итеп сузу. Буталган чаклары да булгалый. Җеп өзелсә, аны төйнәп кенә станок аша үткәрәм димә. Бер җеп бөтен эшне харап итәргә мөмкин. Берсендә, аптырагач, келәй белән ябыштырган. Палас сугарга көнгә 3–4 көн вакыты китә икән. Барлыгы унлапны тукыган инде.

– Утын ярасы, су ташыйсы юк, вакыт уздырыр өчен туку бик әйбәт. Мин тик утырырга яратмыйм, эшләп карамаган эшем калмады бугай. Атнага берәр тапкыр китапханәгә, мәчеткә гарәпчә укырга йөрим, – ди заманасында зоотехник булып эшләгән әңгәмәдәшем.

Кичке сәгать унга кадәр тукыса, аннан соң интернеттан килгән хатларга җавап бирә, үз эшләре белән таныштыра. «Тагын бер палас станнан төште. Монысын балалар өчен тукыдым. Аларга да ошар дип уйлыйм. Монда минем күңел җылысы» дип куйган соңгы постын. Күпләр станокны каян алуы, бәясе хакында сораша. «Мондый келәмнәр хәзер модада бит», «Мине дә кызыктырдың әле», «Матур чыккан» дип мактау сүзләрен яудырып торалар.

Паласны һәр хуҗабикәнең зәвыгына, бүлмәнең җиһазына туры китереп тукырга була. Тузанын да селкергә уңайлы, кер машинасына салып юарга да була. Аллергиядән интегүчеләр өчен яхшы, чөнки трикотаж киҗе мамыктан тукылган. Иң мөһиме әлеге паласлар берсен берсе кабатламый. Аны баскыч төбенә, ванна, мунча идәннәренә җәяргә була.

– Беренче паласымны саттым инде. Чаллыда яшәүче ханым, мин теләгән палас бу, дип рәхмәт әйтеп алды. Кул эшләремне ошаткач, күңел күтәрелеп китә. Кешенең сөенгәнен күрү рәхәт миңа, – ди ул.

Борынгы йолалар турында кызыксынучылар булганга да сөенә Гөлзифа ханым. Тагын бер теләге бар әле. Өйләрендәге борынгы әйберләрне туплап, музей ачу.

Сәрия Мифтахова

 

 

 

 

 


Фикер өстәү