Елан чакканны сизмәүчеләр күп: аны ничек белергә һәм ничек ярдәм күрсәтергә?

Узган ел республикадагы медицина учреждениеләренә, елан чакты дип, иллегә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Тик кайберсе чынлыкта еланнан түгел, черки һәм башка бөҗәкләрдән зыян күргән була. Бөҗәк тешләгән урын да шешенә, кызарып чыга. Ә кемдер елан чакса да, аны сизми кала.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Алия Насыйбуллина әйтүенчә, анализ ала башлагач кына елан чакканлыгы беленә. Гадәттә, елан кулны яки аякны чага. Быел Казандагы 7 нче шәһәр хастаханәсендәге токсикология бүлегенә еланнан зыян күргән ике хатын-кыз һәм бер ир-ат килгән. Республика балалар клиник хастаханәсенә 5 яшьлек кызчыкны китергәннәр. Җәйге чорда җиләк, гөмбә үскән урман аланнарында, болыннарда еланга бәйле күңелсезлекләр еш килеп чыга.
Идел-Кама тыюлыгы өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Павлов әйтүенчә, эссе көннәрдә еланнар аеруча активлаша. Салкынча һавада еланны кулга алсаң да, хәрәкәтсез тик ятуы ихтимал. Тик җылына башлагач кына холкын күрсәтеп, тузына башлаячак. Еланнар черегән агач арасында, киселгән агач төбе эчендә, җыелган яфрак, үлән астына оя түшәргә ярата икән. Шул тирәдән үтеп барганда ялгыш кына китереп бассаң, азагы хәерсез тәмамланачак. Алар кайчакта бакча йортлары тирәсен дә үз итә. Еланнар ияләнмәсен өчен, йорт тирәсендә чүп, агач өемнәре ясамаска, печәнне чабып торырга кирәк. Белгеч фикеренчә, безнең тирәлектә дүрт төрле елан очрый. Болар – кара елан, кыр кара еланы, тузбаш, бакыр елан.
Елан чагуыннан саклану өчен урманга, болынга барганда кроссовка яки бүтән төрле ябык аяк киеме кияргә. Елан резин итек аша да тәнгә зыян китерә алмаячак. Үзең белән аллергиягә каршы дару һәм су йөртергә. Елан чакса, аллергиягә каршы бер төймә дару эчәргә һәм тиз арада якындагы медицина пунктына барырга. Чаккан урыннан өстәрәк бәйләвеч куймаска, чөнки кан әйләнеше акрынаячак. Бу җәһәттән салкын әйбер куллануның файдасы юк. Алия Насыйбуллина елан агуын авыз белән суырмаска киңәш итә. Беренчедән, алай гына агудан тулысынча котыла алмыйсың, икенчедән, авыз куышлыгында яра булып, инфекция керергә мөмкин.
Алексей Павлов үз тәҗрибәсеннән дә мисал китерде. Аны беренче тапкыр кара елан чаккан. Ул бик авыр узган, күңеле болганып, костыра башлаган, тын алырга авырлашкан. Медицина ярдәме күрсәтелгәч, тән шешенү 4-5 көннән узган. Икенче юлы чаккач, тиз арада аллергиягә каршы дару кулланган һәм беренче очракка караганда авыртуны җиңелрәк үткәргән.
Елан чагуын балалар бик авыр кичерә икән, хәтта реанимация бүлегенә эләгергә мөмкиннәр. Даруларга, азык-төлеккә аллергия булганнар, кан оешуга бәйле проблемалы кешеләр дә аны авыр уздыра. Муеннан, иңбаштан чагу тын кысылуга, хәтта үлем-җитемгә китерергә мөмкин. Елан аякны чакса, артык хәрәкәтләр ясарга ярамый, кулны чакканда да ул урынны мөмкин кадәр азрак селкетергә кирәк. Белгечләр фикеренчә, елан беркайчан да беренче булып ташланмый. Табигатьтә йөргәндә аларның тынычлыгын сакларга, тузгытмаска, елан янына килеп чыккансың икән, кискен хәрәкәт ясамыйча, тыныч кына кирегә борылып китү ягын карарга кирәк.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү