Рөстәм Миңнеханов: «Без «КАМАЗ»ның, санкция чикләүләренә карамастан алып барган эшчәнлеге белән горурланабыз»

Чаллыда «КАМАЗ»ның Директорлар советы утырышы узды. «Ростех» дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов җитәкчелегендә узган чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. 

– Без «КАМАЗ»ның, санкция чикләүләренә карамастан алып барган эшчәнлеге белән горурланабыз. Бу – инвестицияләр дә, яңа продукция чыгару да, иң заманча двигательләр һәм тапшыру тартмалары да, иң яхшы кабиналар да. Һәм, әлбәттә, иң яхшы автомобильләр. «КАМАЗ» коллективына ихлас рәхмәт, – диде ул.

Утырыш кысасында «КАМАЗ»дагы эш торышы, ирешелгән финанс күрсәткечләр, киләсе елга бурычлар һәм планнар турында фикер алыштылар. Сергей Чемезов  «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогинга яңа махсус техника уйлап табу һәм булдыру, илнең хәрби куәтен ныгыту һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» орденын тапшырды. Билгеле булганча, бүләкләү турындагы карарны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Директорлар советы әгъзалары Фәнни-техник үзәктә дә булдылар. Биредә аларга «КАМАЗ»ның яңа модельләрен күрсәттеләр.

 


Фикер өстәү