КФУ профессоры: “Бер генә үрдәкнең дә икмәк ашап үлгәне юк әле”

КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты кафедрасы мөдире Илгизәр Рәхимов белдергәнчә, кошларга икмәк ашатуның зыяны юк. Аның әйтүенчә, кышын аларны суыктан һәм ачлыктан ничек тә коткарырга кирәк.

Галим сүзләренә караганда, чыпчыклар һәм күгәрченнәр ашлык, орлыклар белән туклана, шуңа күрә алар өчен икмәк – гадәти азык. Шулай ук үрдәкнең дә икмәктән тончыгып үлүен күргән кеше юк, дигән ул.
“Болак елгасы яки Кабан күле буенча бер генә үрдәкнең дә икмәк ашап үлгәне юк әле. Үрдәкләрнең икмәк валчыгыннан тончыгуы турында имеш-мимешне, белмим, кем уйлап чыгаргандыр. Кошларның суыктан һәм ачлыктан үлүе бар, шуңа күрә аларга икмәк кыерчыгы бирүнең бернинди дә зыяны юк”, – дигән ул.


Фикер өстәү