Казанда күпләп күгәрченнәр үлү сәбәбен ачыклаганнар

Октябрь аенда Казанның Урицкий паркында күгәрченнәрнең күпләп үлүе турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә янә ыгы-зыгы куптарды. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әлеге вазгыятькә ачыклык керттеләр.

«Күгәрченнәрнең күпләп үлү сәбәбе – кошларның ашлыкны артыгын ашавы белән бәйле. Бу – ел саен була торган күренеш. Әлеге урыннан ерак түгел генә – Хлебозаводская урамында – ашлык кабул итәләр. Күгәрченнәр аны ашый, үзләре яшәгән урынга – паркка кайта һәм су эчә. Ашлык бүксәдә бүртә һәм кошлар һәлак була», — дип хәбәр итте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы Динар Шакиров.

Спикер билгеләп үткәнчә, быелның октябрь башында дәүләт комитетына Урицкий паркында күгәрченнәр үлүе турында җирле халыктан шикаятьләр килгән. Белгечләр әлеге урынга барып кошларның мәетен алган һәм аларны Татар төбәкара ветеринария лабораториясенә экспертизага озаткан.

«Безнең белгечләр шунда ук урынга барып, күгәрченнәрне лабораториягә алып китте. Экспертиза нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кошларда йогышлы авырулар ачыкланмаган. Алар артыгын ашау нәтиҗәсендә үлгән», — дип искәртте Шакиров.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Урицкий паркында даими рәвештә мониторинг үткәрә, алар мондый очракларны һәр көздә терки. Әйтик, 2019 елның сентябрендә «Татар-информ» агентлыгы Казанда кошлар үлеменә бәйле факт буенча тикшерү үткәрелүе хакында хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү