«Билет бәясен арттырганда уйлап эш итәргә кирәк. Халыкка да, аларны йөртүчеләргә дә авырлык килерлек булмасын»

 Республика халкы су транспортын үз итеп бетерми. Тиз йөрешле М12 трассасын киләсе елга ук тапшырырга планлаштыралар. Башкалада җәмәгать транспортына билет бәясе артырга мөмкин. Ел йомгакларына багышланган матбугат очрашуында Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов җиткергән яңалыкларның берничәсе генә әле бу.

Һава һәм тимер юл. Быел Татарстанда һава транспортыннан файдаланучылар саны арткан, ә менә йөк ташу күрсәткече, киресенчә, кимегән. Саннар теленә күчсәк, быел Татарстан аэропортлары 4,64 миллион пассажир кабул иткән. Чагыштыру өчен: узган ел бу сан 4,57 миллион булган. Бер ел эчендә республикада һава юллары аша ташылган йөк күләме, 54,8 процентка кимеп, 6,2 миллион тоннадан 2,8 миллион тоннага калган.

Фәрит Хәнифов моны килеп туган вазгыять «җимеше» дип саный. «Бу юнәлештә эшне туктатырга ярамый. Алга таба үсәргә кирәк. Бар да үтәчәк һәм бу күңелсез вакыйгалар безне көчлерәк итәргә тиеш», – ди министр.

Фәрит Хәнифов фикеренчә, җирле һава юллары булмаса, бездәге аэропортларда пассажирлар саны бермә-бер кимер иде.

– Пассажирлар саны кимү бер аяныч булса, шуңа бәйле рәвештә тулы бер транспорт төренең юкка чыгу ихтималы – икеләтә куркыныч.  Әгәр халык авиациядән файдаланмый башласа, моны кабат торгызу бик кыен булачак. Бүген безнең тимер юл транспорты шул хәлдә калды инде. Күп кеше машинага күчеп утырды, – ди министр.

Шулай да Татарстан халкы очкычларга караганда, тимер юл транспортына күбрәк өстенлек бирә икән. Быелның 11 аенда 5,6 миллион кеше поезд һәм электричкаларда йөргән. Узган елның шул чорында андыйлар саны 5,4 миллион булган.

Машина. Халык арасында иң популяр юл булып әле дә булса автомобиль транспорты кала бирә. Быел аннан файдаланган пассажирлар саны 272,7 миллионга җиткән. Узган ел бу сан 237,2 миллион тәшкил иткән. Бер ел эчендә әлеге төре транспорт чарасы ярдәмендә ташылган йөк күләме дә 73,9 миллион тоннадан 112,5 миллион тоннага җиткән.

Моңа юлларның төзеклеге дә зур йогынты ясый, билгеле. Быел Татарстанда юл эшләренә барлыгы 194 миллиард сум акча сарыф ителгән. Түләүле, тиз йөрешле М12 трассасын да бер ел алдан – киләсе елга тапшырырга планлаштыралар. Идел аша сузылачак күпернең дә 48 проценты әзер икән. Министр яңа трасса буйлап хәрәкәт итүнең күпмегә төшәчәген төгәл генә әйтә алмады.

– Бүген бу уңайдан сөйләшүләр алып барыла. Артык югары бәя куйсаң, халык бу юлдан йөрмәячәк. Шуңа күрә башлангыч чорда ул шактый арзан булыр дип уйлыйм. Трассаның Мәскәү аша узган өлешендәге бәяләр белән бездәге хаклар бер үк була алмый, билгеле. Ул да исәпкә алыначак, – диде министр.

Су юлы. Республикада су транспортына өстенлек бирүчеләр саны бармак белән генә санарлык. Быел аннан файдаланучылар 317 меңнән артмаган. Узган ел су транспортын үз итүчеләр саны 17 мең кешегә күбрәк булган. Бер ел эчендә Татарстанда су юлы аша ташылган йөк күләме дә 29,4 миллион тоннадан 25 миллион тоннага калган.

Дөрес, саннар әллә ни сөендермәсә дә, министрлыкта су юлын да игътибардан читтә калдырмыйлар. Әйтик, быел республикада причалларны төзекләндерүгә 155,95 миллион сум акча сарыф ителгән.

Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, быел республикада пассажирлар ташучы нибары тугыз судно гына эшләгән. Моннан берничә ел элек, әйтик, шул ук 2019 елда Татарстанда шундый 14 судно исәпләнгән.

– Шул рәвешле без ел саен 1–2 судноны югалта килдек. Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа суднолар төзергә һәм искеләрен төзекләндерергә кушты. 2023–2024 елларда без алты «Метеор»ны кулланылышка тапшырырга тиеш. Шуларның икесендә инде киләсе елда ук йөреп булачак, – дип ышандырды министр.

Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, якын киләчәктә Татарстанда пассажирлар йөртүче суднолар гына түгел, йөк ташый торганнары да газ-мотор ягулыгына күчерелергә мөмкин.

Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры халыкны кызыксындырган сорауларга да ачыклык кертте.

– Башкалада җәмәгать транспортында билет бәясе 2 сумга артачак, диләр. Бу чынлап та шулаймы?

–  Әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән. Сөйләшүләр бара. Билет бәясен арттырганда уйлап эш итәргә кирәк. Халыкка да, аларны йөртүчеләргә дә авырлык килерлек булмасын. «Алтын урталык»ны табарга кирәк.

        – Казандагы җәмәгать транспортлары гриппка каршы дезинфекцияләнәчәкме?

– Җәмәгать транспорты даими рәвештә дезинфекцияләнә. Әмма әлегә анда  гриппка каршы конкрет чаралар уздыру планлаштырылмый.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү