Эшләгәнгә акчасы да, хөрмәте дә булачак

Быел да фермерлар һәм кооперативлар дәүләт ярдәменнән файдаланды. Билгеле булганча, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ике илкүләм проектны гамәлгә ашыра. Фермерларга һәм кооперативларга ярдәм «Акселерация субъектов МСП» төбәк проекты линиясе буенча тормышка ашырыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков журналистлар белән очрашуда әйткәнчә, быел «Агростартап» грантына 94 гариза тапшырылган. 68 фермер 158,9 млн сумлык ярдәм алуга ирешкән. Грант күләме – 1,5–4 млн сум.      

– Әлеге программада катнашучылар елдан-ел арта. Беренче елларда аның асылын, мәгънәсен аңлап бетермәгән булсалар, хәзер ярдәм алырга теләүче яшь фермерлар күп. Киләсе елда без аларның эш нәтиҗәләрен күрә алачакбыз. Кемдер алга таба үсәчәк, тагын да эреләнәчәк, – диде Наил Залаков.

Соңгы елларда кооперативларга игътибар артты, дип әледән-әле әйтә киләбез. Наил Залаков алга таба да аларны үстерү кирәклеген әйтте. Аның фикеренчә, кооперативлар – авыл хуҗалыгы продукциясен уңышлы сатуның бер юлы.

– Безнең республикада эре агрохолдинглар белән беррәттән кече бизнес та уңышлы эшли. Болар – фермер хуҗалыклары, шәхси сектор, – ди ул. – Нәкъ менә кооперативлар мондый хуҗалыкларга үсеш алырга, акча эшләргә ярдәм итә. Берничә ел элек шәхси хуҗалыклар үз продукциясен авыл хуҗалыгы оешмаларына караганда ике тапкыр арзанрак бәядән сата иде. Ә хәзер аларга берләшү мөмкинлеге бирелде. Мәсәлән, сөт бәясе формалашуда аның сыйфаты һәм күләме зур роль уйный.  Ә мондый кооперативлар, беренчедән, һәркемгә үз эше белән шөгыльләнергә, икенчедән, продукцияне уңышлы бәядән сатарга мөмкинлек бирә. Аларда бәя, чыннан да, отышлырак.

Илкүләм проектлар кысасында, кооперативларга чыгымнарын каплау өчен, акча бирелде. Бу максатлар өчен барлыгы 208,7 млн сум акча бүлеп бирелгән. 200 мең сумнан алып 17 млн сумга кадәр булган субсидия акчасы 43 кооперативка тапшырылган.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы китергән мәгълүматлар буенча, Кукмара, Саба, Азнакай, Биектау, Сарман, Тукай, Түбән Кама районнары проектларда актив катнашкан. Ә менә Чирмешән, Югары Ослан, Әгерҗе, Ютазы, Менделеевск, Зәй һәм Питрәч районнарында бер генә җиңүче дә булмаган.

Кооперативларга яңа әгъзалар җәлеп итү буенча да Кукмара алдынгылыкны бирми. Аннан тыш, бу мәсьәләдә Нурлат, Мөслим, Балтач, Биектау, Лаеш районнары  да актив эшли. Әлеге районнарда кооперацияләргә 1765 яңа әгъза килеп кушылган. Алар республика планының 73 процентын үтәгән. Тик актив эшләүчеләр белән бергә кооперативларга бер генә кешене дә җәлеп итмәүчеләр дә бар. Әйтик, бу мәсьәләдә 15 район  аутсайдер булып тора. Алар – Әгерҗе, Апас, Актаныш, Әлки, Әтнә, Баулы, Бөгелмә, Югары Ослан, Зәй, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Питрәч, Спас, Сарман, Чирмешән районнары.

Өченче юнәлеш – «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперацияләрен үстерү буенча компетенцияләр үзәге»нең чыгымнарын финанслашуга 4,5 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Киләсе елда исә илкүләм проектларны тормышка ашыруга 407,7 млн сум, шул исәптән федераль бюджеттан 330,2 млн сум акча тотарга исәплиләр. Проектларның нәтиҗәсе фермер хуҗалыкларының һәм кооперативларның санына карап билгеләнә. Алар 86дан да ким булмаска тиеш. Шулай  ук 17 эш урыны булдырылырга һәм кооперативларга 2182 яңа әгъза җәлеп ителергә тиеш.

Зөһрә Садыйкова 

 

 

 


Фикер өстәү