Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында беренче хәйрия чыршы бәйрәме узды

Чыршы тирәли әйлән-бәйлән, әкияти тамаша, Кыш бабай һәм Кар Кызы. Татар дәүләт «Әкият» курчак театрында беренче хәйрия чыршы бәйрәме узды. Тамашаны быел әтиләре мобилизацияләнгән балалар карады.

Яңа ел бәйрәменә 4 яшьтән 7 яшькә кадәрге 205 бала чакырылган иде.

– Бүген без Яңа ел хәйрия акцияләре сериясен башлыйбыз. Быел без аларны мобилизацияләнгән гражданнарыбызның балалары өчен оештырабыз. Чыршы бәйрәмнәре, нигездә, мәктәп яшендәге балалар өчен үткәрелә. Шуңа без нәниләрне сөендерергә булдык, – ди Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова. – Быел без бу категория гаиләләрне үз канатыбыз астына алабыз. Беркемне дә игътибарсыз калдырмаска тырышабыз. Тиздән бөтен республика буенча мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә, күпбалалы, инвалид балалары булган гаиләләргә Яңа ел белән котларга килә башлаячакбыз. Балалар өчен кайгырту һәм игътибар беркайчан да артык булмый. Әтиләр гаиләләренә тизрәк кайтсыннар иде. Без барысын да бик көтәбез.

Әлеге акцияне «Мәрхәмәт» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе оештыра. Ярдәмгә мохтаҗ булган балалар өчен үткәрелә торган бәйрәм инде сигезенче тапкыр уздырыла. «Мәрхәмәт» җитәкчесе Алсу Нәбиева әйтүенчә, «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш башкарыла.

– Безнең «Мәрхәмәт» хатын-кызлар берләшмәсе инде ничәнче ел рәттән төрле категориядәге балалар өчен чыршы бәйрәмнәре үткәрә. Без балаларга чын бәйрәм ясарга һәм кечкенә кунакларыбызның күңелләрен күрергә телибез. Безнең берләшмәдән тагын берничә шундый чара булачак, – диде ул.

Яңа ел бәйрәме балаларны чын могҗиза дөньясына чумдырды.  Чыршы тирәли әйлән-бәйлән, мавыктыргыч конкурслар, җыр-бию – балалар шатлыктан балкыды. Нәни тамашачылар «Яңа елның тылсымлы төше» дигән әкият тамашасын карады. Балаларны төп геройлар – Кыш бабай һәм Кар кызы да котлап, бүләкләр өләште.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү