Медведев: Атом-төш коралы кулланылачак

Польшаның үз территориясендә атом-төш коралын урнаштыру турындагы үтенече бары тик бу коралны куллану белән генә яный, дип белдерде ТАССка Россия Куркынычсызлык советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев.

Шулай итеп ул Варшаваның Nuclear Sharing компаниясенең атом-төш тыеп тору буенча НАТО программасында катнашу теләген шәрехләде.

«Польша җитәкчелегендә бүген патент дегенератлары гына җыелуын исәпкә алып, Польшада атом төш коралын урнаштыру турындагы үтенеч бары тик бер генә нәрсә белән яный. Мондый корал кулланылачак. Ниһаять, барлык акылсызларның шатлыгына (хәтта ахыргы карарның океан артында маразматиклар кабул итәчәген аңлаганда да)», — дип язды Медведев телеграм-каналда.

30 июньдә Польша премьеры Матеуш Моравецкий, Мәскәү Белоруссиядә тактик атом-төш коралын урнаштырган вакытта Варшава «кулларын кушырып утырырга» теләми, дип белдерде һәм НАТО программасына кушылырга җыенуын әйтте.


Фикер өстәү