Бурычтан котылуның өч юлын атаганнар

Банкротлыкка чыгу, рефинанслау яки кредит каникулы алу ярдәмендә хәлне җиңеләйтергә мөмкин. Белгечләр халыкка бурыч чоңгылыннан чыгуның өч ысулын тәкъдим иткән.

Иң чик ысулларның берсе – банкротлыкка чыгу. Эшне, эшкә сәләтне югалту яки якындагы ярты елда акча мәсьәләсен хәл итеп булмауны аңлап тору очрагында шуны сайларга кирәк. Шул ук вакытта бу очракта алдагы биш елда бизнес алып баруны, кредит алуны һәм карьер баскычыннан югарыга күтәрелүне онытып торырга кирәк булачак.
Тагын бер ысул – ул да булса банкны кредит каникулы бирергә күндерү омтылышын ясау. Әмма, түләү вакыты узгач түгел, ә бурычны түли алмый башлаганчы ук һәм алга таба әҗәтне түләү мөмкинлеге күренгәндә генә әлеге ысулны сайларга кирәк.
Өченче ысулы – кредитын түләү сәләтенә ия булып та, айлык түләүләрне киметергә теләүчеләр өчен кулай. Бу очракта кредитны рефинансларга, ягъни процентны азрак түләүгә ирешү омтылышын ясарга мөмкин.


Фикер өстәү