Фирдүс Тямаевның әнисе: «Ялгыз тормыш итүләре бик кыен…»

Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаевны, батыр йөрәкле Фирзәр, кешелекле, ярдәмчел Лилияне үстергән әни нинди ул? Өч баласы да туган җирне яратып яши. Өчесе дә әниләре өчен өзелеп тора. Галия апа балалары белән бик горурлана. Гап-гади авыл хатыны шундый балалар үстерсен әле дип, горурланып әйтә. Әни өчен шуннан да зуррак бәхет юктыр ул!

– Без 11 балалы гаиләдә үстек. Әниемне бик иртә югалттык. 48 яшендә иң кече сеңлемне тапты. Дүрт елдан вафат булды. Мин ул чакта 10 нчы сыйныфта укый идем. Шуннан соң әти берничә тапкыр өйләнде. Туганнарыма үги әни белән яшәүнең ни икәнен татырга туры килде, – ди ул. – Бик авыр еллар булса да, кеше булдык, барыбыз да аякка бастык. Кызганыч, бер абыем белән энем исән түгел инде.

Галия апа үзе дә иртә тол кала. Ире Фәрит 42 яшендә өч баласын ятим итеп китеп бара. Алар бик матур гомер итәләр.

– Без көн-төн эштә булдык. Ирем энергетик иде. Мин төрле эшләрдә эшләдем. Фермада да, ашханәдә дә хезмәт куярга туры килде. Балаларны көнозын күрми идек. Биргән тәрбия ныклы булган инде. Үзләре дә акыллы булганнар. Тормышны ярата торган балалар үстердек. Фирдүс кечкенәдән музыкага тартылды, Фирзәр авылны яратам, монда калам диде. Лилия дә бик уңган-булган булып үсте, – дип сөйли Галия апа.

Тол калганнан соң Галия апа да яңадан тормыш кора. Ул ирнең дә балалары бар. Аралашып яшиләр икән.

– Ирем бигрәк иртә китте. Ялгыз тормыш итүләре бик кыен иде. Маллар күп тоттым. Ирсез тормыш бик авыр булды. Ялгызлыгын да күтәрерсең, әмма кеше янында сыңар канат булмыйм, дидем. Иптәшем белән 16 ел бергә яшибез инде. Бик тыныч, акыллы кеше. Балаларым өчен дә өзелеп тора. Бергә тормыш көтү җиңел инде ул. Балаларның һәркайсының үз гаиләсе, үз тормышы бит. Олыгайган чакта терәк кирәк, – ди ул.

Галия апа балаларын гына түгел, кияү-киленнәрен дә бик яратып сөйли. Төп йортта улы Фирзәр, килене Румия белән яшиләр икән. Шактый сөйләшсәк тә, Галия апа Румияне бер дә киленем димәде. Кызым дип кенә тора. Бәхетемә дип безнең йортка килгән бала, ди ул аны. Галия апа операция ясаткан, терлекләрне Румия карый икән. Әниләренә авыр эш эшләтмәскә тырышалар.

– Румияләр бездән ерак тормыйлар. Күрше йортта гына яшиләр иде. 19 яшендә миңа килен булып килде. Беренче көннән үк яраттым үзен. Тормышта аңлашылмаучанлык чыкмасын дип, алдан ук әйтеп куйдым. Үз йортыңдагы тәртип анда кала, монда минемчә була инде, дидем. Шөкер, бик җайлы яшәп киттек. Үз балам кебек Румиям. Без аның белән ярты сүздән аңлашабыз. Хәтта бер-беребезгә карау да җитә, – ди Галия апа. – Фирзәр улым белән Румия ике бала үстерәләр. Аларның бер улы, бер кызлары бар. Кыз оныгыма әниемнең исемен куйдырдык. Сафия дип эндәшүгә әнием янымда кебек булып китә.

Галия апа Фирдүсенең хатыны Резедасын да бик яратып сөйли. Бик ипле, тыныч, ди аның хакында.

– Резедам белән бергә тормадык бит инде. Кайтып-китеп йөриләр. Үзем дә еш кунакка барам. Улымны яратып яши, балаларны тәрбияли. Бик акыллы бала булды. Ике киленем дә әни дип өзелеп торлар. Улларыма кияүгә килгәннән бирле алардан авыр сүз ишетмәдем. Бик кадерләп, яратып яшиләр. Үзем дә бик якын итәм, яратам. Шөкер, бәхетле әни мин. Балаларымнан игелек күрәм, – ди Галия апа.

Кызы Лилиясенең тормышына да шөкер итә ул. Киявем белән ике бала үстерәләр, алар өчен күңелем тыныч, ди.

Галия апа балаларын бик авырлык белән аякка бастырган. Ул чакта кибеттә ризык юк диярлек, кием-салым да дефицит иде, дип искә ала.

– Фирдүсем үҗәтлеге белән күтәрелде. Баламның тамашачысына ихлас күңелдән рәхмәтемне җиткерәм. Яратуыгыз өчен рәхмәт, – ди ул. – Балаларым олы йөрәкле. Аларга кеше кайгысы чит түгел. Фирдүсем дә, Фирзәрем дә махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итә. Фирзәр улым Нурлаттагы «Боевое братство» оешмасы белән берлектә егетләргә ярдәм ташый. Киявем дә алар белән. Үзем дә булдыра алганча өлеш кертәм. Каз майлары әзерләп бирәм, бал, сарымсак җибәрәм. Кемнәрнеңдер бәгырькәйләре бит алар да.

Фирзәр дә, Фирдүс тә башта егетләр янына баруларын әниләренә әйтеп тормаган. Фирзәре 12 тапкыр барып кайткан инде. Бервакыт Галия апа Фирдүстән: «Фирзәр кайда?» – дип сорагач, «Мәскәүдә ул, эшләр буенча йөри», – дигән. Эче пошкан Галия апа Резедага да шалтыраткан. Анысы да: «Әни, сиңа дип, Түбән Новогородтан сыерлар карап йөри», –ди икән. Озакламый Фирдүс кайткан да әнисенә фотолар күрсәткән. Галия апа, теге солдатлар янында бер Чечен егетенә охшап торганына төртеп: «Монысы безнекеләр янына ничек эләкте икән?» – дип сораган. Фирдүс әйбәтләбрәк кара әле дигәч, Фирзәрен танып алган.

– Ана йөрәген алдап буламы соң? Сизендем бит мин аны. Юкка сорашмадым инде. Шушы очрактан соң улларымны яныма утырттым да, башка миңа әйтми китмәгез, дидем, – ди ул.

65 яшьлек Галия апаның маллар тотуын күбебез белә. Авылда терлек асрамау – оят, ди ул. 5 танасы бозаулаган инде, тагын икесе тиздән сөендерәчәк. Үгезләре дә күп. Аларның санын әйтмәде ул. Ә менә 100 каз үстергәнен яшермәде. Әле аның янына күп итеп тавыклар да алган. Кодагые – Румиянең әнисе ялгыз яшәсә дә, күп итеп маллар тота икән. Галия апа аны үрнәк итеп күрсәтә.

– Печәнен дә, фуражын да ала. Малын бетерми. Кодагый берүзе эшләп ятканда, без ничек оялмыйча эшсез ятыйк? Операциядән соң саклан, дисәләр дә, маллар янына чыккалыйм инде. Йөрәгемә сеңгән эш бит. Абзарга чыгып эшләп керү рәхәт миңа. Эшли алу – үзе бәхет, – ди Галия апа. – Саулык кирәк. Ул булса, бар да була. Сәламәт кеше акчасын да таба. Шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән сәламәтлек сорагыз. Иң зур бәхет менә шул дөньяда. Тагын бер киңәшем: җир йөзенә бер генә киләбез. Шуңа да матур яшәргә тырышыгыз. Тормышны яратып яшәгез!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү