Хамис Мөбәрәкшин: «Хатынның менә дигәне эләкте миңа!»

Мамадыш районының Кече Кирмән авылында гомер итүче Әлфинур белән Хамис Мөбәрәкшиннарның бергә яши башлауларына 65 ел булган. Өлкәннәр үзләре бу сан дөрес түгел дип каршы килә. Баксаң, алар өйләнешүгә үк язылышмаганнар икән. Егет 17 яшьлек кызны урлап алып  кайткан.

–  Күз атып йөргән кызым уңган, чибәр. Кулдан ычкындырсам, нишләрмен дип курыктым. Башлы-күзле булам дип йөри башлаган идем, Әлфинурның апасы кияүгә чыгып куйды. Башка тагын кайгы төште. Әгәр сорап барсак – кызны бирмәячәкләр. Туганым Рәшит абый белән киңәштем дә, урларга булдым. Әлфинурның абыйсы да каршы килмәде. Шуннан соң кыз янына киттек. Арбага алып салдык та, өстен капладык. Әлфинур киреләнеп тормады, үзенең дә кияүгә чыгасы килгән, ахры, елаганын хәтерләмим, – дип искә ала үткәннәрне Хамис абый. Шул чакта икенче яктан тавыш ишетелә: «Син чегән (Хамис абыйларның кушаматлары икән) мине бер эләктердең дә, җибәрмәдең бит. Яратканмындыр инде. Яратмасам, болай озак яшәмәс идек», – ди Әлфинур апа.

Өйләнгәндә Хамис абыйга 18 яшь тулып киткән була.

– Мин ул чакта ике ел ат җиккән идем инде. 6 ай укып, 1 ел комбайнда эшләдем. Хәзер генә ул малайлар бала-чага төсле йөри. Үземә ышанмасам, тормыш корыр идемме? Әнигә 37 яшь иде. Ул инде олыгайган төсле тоелды. Хәзер әби-бабайлар да тиз генә картаймый, – ди Хамис абый. – Әлфинур ике каенана белән яшәде. Ул килгәндә, өйдә әтинең әнисе бар иде. Әтием сугышта югалды. Әни безгә зур терәк булды. Балаларны да бергә үстердек. Әлфинур белән әнинең сүзгә килгәнен ишетмәдем. Гомумән, өйдә тавыш чыкмый иде. Бигрәкләр сабыр булганнар икән, дим. Хәер, Әлфинур үзе дә яхшы каенана ул. Улларыбызның тормышына катышмадык. Дүрт малай үстердек, ике кызыбыз булды. Минзәлифә исемлесе 7 яшендә яман чирдән үлеп китте. Шөкер, балаларны еракка җибәрмәдем. Өчесе – Мамадышта, икесе үз авылыбызда гомер итә. Аерылып йөрмәгез, тормыш иткәндә бер-береңә терәк булыгыз, дип өйрәттем. Нәкъ шулай яшиләр дә. Һәркайсының үз тормышы. 5 балага 11 онык, 18 оныкчык безнең.

Хамис абый белән Әлфинур апа авылда мулла белән абыйстай булып торган. Әлфинур апа әле дә бу эшне башкара икән. Хамис абый гына сәламәтлеге аркасында, муллалыктан киткән. 24 ел буе имам вазыйфасын башкардым, дип шөкер итә үзе.

– 49 яшендә Әлфинур авырып китте. Рәтләнә генә алмый бит. Менә шул вакытта сеңлесе намазга өндәде. Әлфинур бик теләп дин юлына керде. 30 еллап мәет юып, бар эшне башкарып йөри. Мин исә дингә бераз соңрак – 58 яшемдә килдем. Шөкер, балаларым ярдәме белән, үземнең проектым буенча мәчет салдык. Аны минем исем белән атадылар, – ди Хамис абый. – Гомер буе кадер-хөрмәттә яшәдем. Хатынның менә дигәне эләкте миңа. Әле ярый, үзем йоклап калмаганмын. Вакытында  шәп кызны эләктергәнмен дип сөенәм. Әлфинур апагыз әле дә яшьлектәге кебек ул. Тик тотып булмый. Арыдым дими, гел хәрәкәттә. Аш-суны да ул әзерли.  Без өйдә ике гаилә торабыз. Улым Хәсәнҗан белән киленем Энҗегә дә рәхмәт. Бик матур яшибез. Һәр балама да үзебезнеке төсле картлык телим.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү