Сизенгәндәй, күңеленә җиңелчә шом йөгерде. Көннәр язга авышкан саен, ни сәбәпледер, әлеге борчулы шом арта барды. «Шул сүзләрен онытса гына ярар иде, оныткан булса гына ярар иде», – дип теләде, «бәлки әле...» дип өметләнде. Тик башка чакта әйткән вәгъдәләрен бик тиз онытса да, ире бу сүзләрне онытмаган булып чыкты.
– Кыш көне салкыннар шул берничә көн була инде, башка чакта салкын түгел бит идәннәр, – дип карышып та карады Фәния. Әмма Расилның үз туксаны туксан иде шул.
– Үзең бит ничә еллар инде, әллә кайлардан салкын һава килеп бәрелә, аяклар туңа бу идәндә, дип йөрдең. Балалар килгәндә дә уңайсыз. Төпчек тә өйләнер, көч барында барысын да бер кат тәртипләп чыгарга кирәк, – дип, ире тәки ризалатты хатынны.
– Нигез ташларына тия күрмәгез, яме. Аларны кузгатмый гына ныгытырга тырышыгыз. Башка кешеләрнеке кебек өйнең дүрт почмагында дүрт таш кына түгел бит безнеке. Буйдан-буйга нинди гайрәтле ташлар тезгәннәр, шуларны измә белән сылап, калайлап куйсагыз, бер дигән буласы...
– Эшләгән-эшләгән әйбәтләп эшләргә кирәк инде. Бер кешенең дә йорты хәзер таш өстендә утырмый, тирән итеп казып, ныклы фундаментка утыртабыз.
– Әби-бабайлар электән нигез ташына тимәскә, кузгатмаска кушалар иде, нигез таркала, бетә, диләр иде... Зинһар, кагылмагыз, мин әйткәнчә эшләгез инде...
– Әби-бабай әкиятенә ышанып утыр инде...
– Әкият булса да... Әллә нәрсәсенә күңелем хуп күрми бу эшне... Расходы да әзрәк булыр, шул ташларга тими генә эшләгез инде... Бөтенләй эшләмәсәгез дә була. Моңарчы торды бит, җылы өйдә аягы өшеп үлгән кеше юк әле...
Расилы кабат каршы әйтмәгәч, ризалашты, ахры, дип уйлаган иде Фәния. Соңгы вакытта ул турыда сүз кузгатмагач, онытты бугай, дип тә сөенгән иде. Тик Расилы җайлы вакытны гына көтеп йөргән икән. Кызлары Гөлиягә берничә көнгә бәби карашырга барган Фәния кайтканда инде нигез ташлары тузгыган, «салдым» белән дус Расил әлеге тип-тигез, берсе-берсе ярты өстәл кадәрле булган ташларны сатып эчкән иде.
– Азакка кадәр сиңа ышанган идем, бер генә тапкыр булса да мине тыңларсың, дип көткән идем... Гомер буе эчтең, гомер буе каһәрләдең... түздем... Әти-әниеңнең нигез ташларын сатып эчкәнсең бит. Адәм көлкесе! Кемнәр курыкмыйча алгандыр инде аларны... Әти-әни сине нигез сакчысы дип ярата иде... Шушы гөрләп торган нигезне үз кулларың белән җимерергә тотындың бит! Үз нигезеңне! – дип, такмаклый-такмаклый, күпме әрнүле күз яшьләре түкте хатын.
Әллә юрап китерде, әллә күңел сизенүләре дөрес булды: Расил нигез ташларын сатып эчкәннән соңгы берничә елы тоташ югалтулардан торды Фәниянең. Өрлек кебек өч уллары бер-бер артлы, иллегә дә җитми, гүр иясе булды. Төпчекләре гаилә корырга да өлгерми калды. Аннан Расил үзе дә салган баштан күрше авыл урамында өшеп үлде. «Биредә яшәрлегем калмады», – дип өзгәләнгән хатынны кызы белән кияве кайтып алганнар иде дә... Анда да күңеленә тынгы тапмый, берничә ай эчендә үзе дә гүр иясе булды Фәния. Соңгы саташулы сүзләре дә: «Нигез ташына тимә-ә! Урынына куй! Ташларны бирегез!» – булган, диделәр.
Тик бу кызганыч, моңсу хикәят моның белән генә дә бетми әле.
– Шушындый йорт-җирләрне буш тотып булмый. Без анда кайтып йөрергә җыенмыйбыз, – дип, кызы белән кияве өйләрен сатканнар иде. Төпле, тәртипле генә гаилә килеп урнашкан, матур гына яши дә башлаганнар иде. Тик аларның да бәхетле тормышлары бик тиз челпәрәмә килде... Әле берсе, әле икенчесе авырып, әле борчу, әле хәсрәт килеп, тормышларының бер кызыгы калмады. Алай гына да түгел, инде ул гаиләнең соңгы кешесе дә шушы араларда соңгы сәфәргә кузгалды...
Нигезгә бәйле һәр нәрсәгә үтә сак караган әби-бабайлар сүзендә хаклык зур, ахрысы. Тик чәчелгән, таралган нигез ташларын кире җыйнау да мөмкин түгел инде.
Гөльяр
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез