Газетага язылу

Гомерлек йөрәк ярасы: «Булгария» теплоходы батканга 15 ел

Июль ае – Иделдә якыннарын югалтканнар өчен иң авыр вакыт. Моннан 15 ел элек «Булгария» теплоходы батып, 122 кешенең гомере өзелде. Ул чакта газетабызда әлеге вакыйга читләтеп узмаган гаиләләр турында шактый язган идек. Без әле дә аларның хәлләрен белешәбез, ятим калган сабыйларның тормышларын күзәтеп барабыз.

Гомерлек йөрәк ярасы:  «Булгария» теплоходы батканга 15 ел

Теплоход баткан көнне баш мөхәррир Арчага кайтып, хәсрәт килгән гаиләләр белән күрешергә кушты. Иртәнге алтыда юлга кузгалдык. Иске Айван авылына килеп җиттек. Хәйретдиновлар йортының ишегалдында безне кечкенә генә малай каршы алды. Теплоходта гомерләре өзелгән Райлә һәм Айнур Хәйретдиновларның уллары Алмаз иде ул. 5 яше дә тулмаган сабый әле тома ятим калганын аңламый да иде. Үзенә ияртеп бакчага алып керде, өйләрен күрсәтә башлады. Менә шул көннән бирле әлеге сабый йөрәк түренә кереп урнашты.

Айнурның әти-әнисе Дания апа һәм Габделхай абый белән ел саен хәбәрләшеп торабыз. Дания апа быел да Сөйки авылына барып, Иделдә баткан улы һәм килене өчен дога кылып кайткан. «Бу ачы хәсрәттән оныгыбыз гына коткарды», – ди алар.

– Улыбыз Айнур һәм киленебез Райлә белән төп йортта бергә тату гына гомер иттек. Күрәчәкләре булгандыр инде, балалар Иделдә теплоходта йөреп кайтабыз әле, диделәр. Каршы килмәдек. Әле алар белән бергә кызым гаиләсе дә юлга кузгалды. Китәрләр дә суга батарлар дип кем уйлаган соң аны, – дип йөрәк ярасын кузгата Дания апа. – Улым да, киленем дә исән кайта алмады. Ул көннәрне искә төшергән саен йөрәгем өзгәләнә. Ничекләр сабыр иттек икән, дим. Бала хакына түздек инде. Бу – гомерлек йөрәк ярасы. Төзәләсе юк аның. Ә яшәргә кирәк.

Ярый әле сәяхәттән кызлары белән кияүләре исән-сау кайта. Ул чакта кызлары Ильмира, әти-әнигә туганнарның батуын ничек әйтим икән, дип үксеп-үксеп елаганын әле дә хәтерли.

– Отпуск та бетеп бара, әйдәгез, берәр җиргә барып кайтыйк дип, кинәт кенә чыгып китәргә уйладык. Башта Чабаксарга барасы идек. Тик никтер уебыз үзгәрде. Болгарга барырга булдык. Башта ирем, каютада душы юк, алмыйк, дигән иде. Ләкин без аны ризалаштырдык. Уйлап карасаң, бармаска кирәк дигән билге дә булган бит. Ул чакта анысын кем уйласын инде аның, – дип искә ала Ильмира. – Теплоходта энемнең гаиләсе белән күрше каюталарда яшәдек. Коткару жилетларын кияргә дигән хәбәр булуга, без ишеккә таба чаптык. Ул арада яңгыр ява башлады. Бер куркыныч төш кебек иде ул. Кешеләр каядыр йөгерә, теплоходка су керә, ул әкренләп бата бара. Батабыз, дигәндә, без ирем Альберт белән суга сикердек. Мине чыгарганнан соң, Альберт Айнур белән Райләне эзләп кереп китте. Озак эзләде. Таба алмагач, исәннәрдер, чыкканнардыр, дип тынычландык. Әниләргә балаларны калдырып, өйдән дүртәү чыгып киткән булсак, икебез генә кайтып кердек. Өебездә көткән сабыйлар хакына исән калганбыздыр инде. Аллаһы Тәгалә аларны да ятим итмим дигәндер.

Бу куркыныч вакыйганы үз күзләре белән күргән Ильмирага икеләтә авыр. Ул әле дә Сөйкигә бара алмый икән.

– Ул хәлләр исемнән чыкмаса да, үземне эш белән юаттым. Алмаз белән кызым Гүзәл бер яшьтә булгач, яратуымны энемә дә кызганмадым. Әнисен алыштырмасак та, ятимлек ачысын сиздермәскә тырыштык.

 

Әнә хәзер нинди чибәр, озын буйлы биюче егет булып үсте. Янында мин кечкенә генә булып калдым. «Апай» дип кенә тора, әбиләрен дә, бабасын да, туганнарын да ярата, – ди Ильмира. – Әле күптән түгел генә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә 3 нче курсны тәмамлап, ялга кайтты. Машина йөртү таныклыгы да алды инде. Исән-имин булсын да юллары гел уңсын. Әти-әнисе дә күкләрдән карап, горурланып ятадыр. Ел саен якыннарыбызның рухларына догалар укытабыз. Әле бит Райләнең карынында сабые да бар иде... Ул әти-әнисен җәннәтле итсә, уллары Алмаз ятим калып, безне игелекле булырга өйрәтте. Иделдә якыннарын югалтканнарга сабырлык кына телим. Башка мондый хәсрәт күрергә язмасын.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре