“Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты” өч томлыгы тәкъдим ителде

Милли китапханәдә “Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты” (Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат хроникасы өчен материаллар”) өч томлыгын тәкъдим иттеләр.

Басманы Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре әзерләгән. Китап Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлын  киң масштаблы итеп күрсәтү нияте белән нәшер ителгән.

Хезмәт өч китаптан гыйбарәт. Беренче китапта шагыйрьнең Казанда (1886 – 1894 еллар азагы) уздырылган балачак еллары һәм Җаекка бәйле тормыш чоры (1894 ел азагыннан алып 1907 ел ахырына кадәр) вакыйгалары яктыртыла. Хезмәтнең икенче һәм өченче өлешләре шагыйрьнең Казан тормышына багышланган.

– Тукай исеме, аның иҗаты ул – татар теленнән, мәдәниятеннән аерылгысыз төшенчәләр. Мондый проектлар, әлбәттә, Тукайны заман дәрәҗәсендә фәнни өйрәнүдә зур бер адым. Шушы өч томга кермәгән, нинди дә булса әһәмиятле факт, анализ яки исемне табу бик авыр. Чөнки бу  өч том Тукай турында бүгенге фәндә мөмкин булган барлык мәгълүматны үз эченә сыйдыра,  – диде Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина.

Аның сүзләренчә, әлеге китапның ике телдә басылуы бик мөһим. Рус укучысына мәгълүм булган Тукайның тормышы, иң билгеле әсәрләреннән тыш, китап бөек шагыйрь турында җентекләп өйрәнү, теләгән барлык мәгълүматларны табу мөмкинлеген бирә.

Өчтомлыкны әзерләү һәм чыгару буенча проект җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Марсель Ибраһимов белдергәнчә, китапта Габдулла Тукайның күп санлы тормыш һәм иҗат фактлары XX гасыр башындагы социаль һәм мәдәни вакыйгалар контекстында тәкъдим ителә. Бу исә шагыйрьнең тормышы белән якыннанрак танышу мөмкинлеге бирә. Һәр китапта шагыйрьнең Көнчыгыш поэзиясе традицияләре, татар әдәбияты, рус классиклары белән иҗади диалогка бәйле фактлар китерелә.

– Тукайны без искә алабыз икән, аның исеме гыйлем, әдәбият, китап сүзләре белән гел янәшә тора. Тукай Татарстанда яшәүче һәрбер татар өчен якын. Татарстанда яшәүче татарлар өчен генә түгел, ул төрле Россия төбәкләрендә яшәгән татарларның да йөрәгендә яши, – диде ул.

                                                                                      Ләйсән САФИНА

 

 


Фикер өстәү