Марат Әмирханов: «Мин алган тәрбия хәзерге көнгә бөтенләй туры килми»

Зур эшләр башкарып та, күләгәдә кала. Язучы Марат Әмирханов турында әнә шулай дип әйтергә була. Юкса «Бибимәмдүдә абыстай» китабы өчен генә дә зур исемнәргә дәгъва итәргә хаклы ул. Тукайның анасы исемен тулысынча аклаган бу әсәр кайчан һәм нинди шартларда язылган? Әлеге әсәрдә моңарчы билгеле булмаган нинди фактлар ачылган? Тукай шәхесенә кагылышлы тагын нинди сәхифәләрне барларга кирәк? Без олпат язучы белән әнә шулар хакында сөйләштек.

Марат абый, сез Тукайның анасы Бибимәмдүдә абыстайның исемен аклаган язучы. Туган елы да билгеле булмаган бу шәхескә алынуның сәбәпләре нидә?

– Без һәр елны Балтач районының Сасна Пүчинкәсе авылына Бибимәмдүдәнең каберен яд итәргә барабыз. Бу – күптән килгән гадәт инде. Барган саен, Бибимәмдүдә шәхесе әдәбиятта ни дәрәҗәдә яктыртыла, аның образы әсәрләрдә урын алганмы, дип уйлана идем. Ә бит Мәмдүдә образы шигърияттә бераз кулланылса да, прозада аны сурәтләгән чәчмә әсәр юк. Шуннан «Казан утлары» журналы редакцияясенә бардым. «Егетләр, Бибимәмдүдә турында әсәр язу нияте бар, ничек карыйсыз?» – дип сорадым. Баш мөхәррир Илфак Ибраһимов та, проза бүлеге мөдире Камил Кәримов та бик хуплап каршы алдылар. «Бибимәмдүдә абыстай» повесте 2016 елның апрелендә басылып та чыкты.

Кем ул Бибимәмдүдә абыстай? Сер түгел, без аны гомер буе читкә кактык. Аңа карата аерым игътибарга лаек түгел дигән фикер тудырылды, исемен әйтмәскә тырыштык, күз йомдык. Әлеге сәясәт дәреслекләргә дә күчте. Тукай шулкадәр бәхетсез яшәгән, дөньясы шулкадәр җитешсез булган, хәтта әнисе дә үз итмәгән, ташлап, кияүгә чыгып киткән, дигән фикер безгә мәктәп эскәмиясеннән сеңдерелде. Минем шул сәясәтне бозасым килде. Бибимәмдүдәнең әдәби-мәдәни, милли дөньяда үз урынын кайтару, образын халыкка җиткерү теләге туды.

Беренче повестьны халык яратып кабул итте. Шуннан соң боз кузгалды. Мин өч ел гомеремне шагыйрьнең туган-тумачасын, яшәгән мохитен өйрәнүгә багышладым. Нәтиҗәдә бер-бер артлы «Зиннәтулла хәзрәт», «Саҗидә», «Газизә», «Зәйтүнә» әсәрләре туды. Әсәрләр тәмам булгач та, аларны халыкка җиткерү теләге белән яна башладым. Чөнки 2019 елда Бибимәмдүдә абыстайның тууына 155 ел тула иде. Ни кызганыч, бу датаны исәпкә алып, ниндидер чаралар үткәрергә атлыгып торучылар гына юк иде. Кайларда гына чыгыш ясасам да, Тукайның әнисенең тууына 155 ел тула, дип искәртеп карадым, әмма колакка элүче булмады. Башка юлдан барып булмасмы дип, Татарстан Президенты каршындагы мәдәният фондына мөрәҗәгать иттем. Ул чакта үз көчем белән «Бибимәмдүдә абыстай» дигән китапны биш йөз данә чыгарган идем инде. Гозерем абыстай рухына мәчеттә Коръән чыгу мәҗлесе үткәрүдән гыйбарәт иде. Бу фикеремне бик җылы кабул иттеләр, нәтиҗәдә 2019 елның 22 феврале – Бөтендөнья туган тел көнендә Мәрҗани мәчетендә теләгем тормышка ашты. Аның финанс ягын шушы фонд үз өстенә алды, оештыру эшләренә татар филармониясе, Диния нәзарәте катнашты. Шулай итеп Бибимәмдүдә образы азмы-күпме дөньяга  чыга башлады. Мин моңа бик шатланам һәм горурланам.

Бибимәмдүдә абыстай турында фактларны ничек таптыгыз, нинди чыганакларга таяндыгыз?

– Чыганаклар – истәлекләр. Алар бар, ләкин кемнең ничек язганын, кайсының чынбарлыкка туры килгәнен, ә кайсы гайбәткә тартым икәнне ачыклыйсы бар бит әле. Анысына чагыштыру юлы белән төшенәсең. Билгеле бер вакыйга өч истәлектә бер төрле язылса, аңа ышанырга була. Ә истәлекләрнең иң кадерлесе һәм миңа ярдәм иткәне – Зәйтүнәнең килене, Атилла Расихның хәләл җефете Зәкия апа Рәсүлова язмалары булды. Зәкия апа – география укытучысы. Без аның белән «Сөембикә» журналында эшләгәндә танышкан идек. Ул шул чакта «Тукай эзләреннән» дигән кечкенә генә китап чыгарды. Зәкия апа, Тукай замандашларының исәннәре белән үзе күрешеп, аларның истәлекләрен язып алып, фактларны өйрәнеп яза. Шул рәвешле Тукайның 33 якын туганы белән аралаша. Аның китабы иң дөресе, игътибарга лаегы, иң хакыйкатьлесе. Чөнки ул аны үзен алга куеп түгел, фәкать Тукайны ярату хисе белән яза.

Зәкия апа турында сүз чыккан икән, тагын бер фактка тукталыйк әле. Тукайның «Исемдә калганнар»ында үги әбисе Латыйфа карчык турында да сүз бар. Ул анда: «Ияреп килгән алты бала арасында мин бер чәүкә кебек идем», – дип яза. Бу җөмлә мине бик тынгысызлады. Чөнки Латыйфа 18 яшендә Зиннәтулла йортына аяк баса. Бәс, шулай икән, берничек тә килгәнче 6 бала тудыра алмый бит инде. Зәкия апа – Тукайның бу сүзләренә беренче булып каршы килгән һәм гаделлекне ачкан кеше. Уфа архивларында эзләнеп, ул балаларның шәҗәрәсен табып, аларның Зиннәтулла хәзрәт белән Латыйфа абыстайның үз балалары булуын язып чыкты. Аларның берсе дә ияреп килмәгән. Димәк, Тукайның һәр сүзе хакыйкатькә туры килә дигән сүз түгел әле.

Адәм баласының төрле чагы була, кызып киткән чагы, ачулы-үпкәле, кайтып төшкән мәле. Тукайның «Исемдә калганнар»ында да шулай ул. Шагыйрь үзе дә «Бу урыннан игътибарән тәрҗемәи хәлемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны «булды»га, «йөргәнмен»не «йөрдем»гә илх алмаштырам», – ди. Ягъни моннан калганнарын кеше сөйләве буенча яза. Кем ничек сөйли бит…

Анасы Өчилегә кияүгә чыгып киткәч, Тукайны үзенә алып калган Шәрифә карчык чынлыкта явыз булганмы соң?

– Шәрифә карчыкны без шулай ук гомер буе сүгеп, иң зур золымчы буларак кабул иттек. Мескен карчыкны Тукай әйткәнгә таянып сүккәнбез, ә чынбарлыкны ныклап тикшерүче булмаган. Тикшергәндә исә бөтенләй башка мәгълүматлар чыга. Шәрифә карчыкта Тукай бары тик ике айдан артыграк кына тора. Карчык аны бер кибән арыш бәрабәренә алып кала. Хәер, Тукай: «Ул карчык үлгән инде. Аллаһ аңа рәхмәт итсен», дип тә яза бит. Ачу тотмыйм дигән сүз инде бу.

Тукай мәхәббәте: шагыйрь җырларында җырланган Зәйтүнә кем ул?

Гади укучы Мәмдүдәнең ике бала белән тол калган иргә кияүгә чыгуын да бик белмидер әле.

– Бибимәмдүдә бик чибәр була. Чыгышы, ерак бабалары, ыру-нәселе Чулман, Агыйдел буйлары төбәгенә бәйле булгангадыр, килеш-килбәте, төс-кыяфәте башкалардан аерылып тора. Истәлекләрдә аны «озынчарак йөзле, сызылып киткән кара кыйгач кашлы, матур кылыч борынлы, төскә-биткә чибәр, матур буй-сынлы, кирәк чакта шигырь белән җавап бирә торган оста телле, тегү-чигүгә маһир, мөлаем сылу» дип тасвирлыйлар. Алма кебек кыз. Мулла кызы. Аның кулын сораучылар да бихисап булгандыр. Ләкин, ни сәбәпледер, 21 яшькә кадәр ул кияүгә чыкмый. Ә бу – ул чакта шактый олы яшь. Бәлкем ул кулын сораган кешеләрне ошатмагандыр. Бәлкем үзенә тиң ирне көткәндер, анысын тәгаен фаразлый алмыйбыз. 21 яшен тутыргач, әтисе аны 43 яшьлек хәзрәткә кияүгә бирә. Мөхәммәтгарифның Камилә исемле хатыны гүр иясе булып, Мөхәммәтшәриф исемле угыл, Газизә исемле кызы белән тол кала. Әтисе мәҗбүриләбрәк бирсә дә, алар бер-берсен ошаталар. Чөнки Мөгаммәтгариф прогрессив карашлы кеше була. Алар бергә нибары 14 ай яшәп калалар.

Ходай кайбер кешеләрне билгеле бер вазыйфаны башкару өчен ярата дип уйлыйм. Әйтик, Мәрьям ана бар. Ул гыйффәтле килеш 13 яшьтә Гайсә пәйгамбәрне таба һәм бераз яшәгәннән соң, дөньядан китеп тә бара. Безнең Бибимәмдүдә дә нәкъ шулай. Ул – фәкать татар халкына Тукайны тудыру өчен яратылган изге зат.

Тукайның шагыйрь булып китүендә аның йогынтысы зур, дип әйтә алабыз бит?

– Әлбәттә. Ләкин Тукайның шагыйрь булып китүендә аның бабасы Зиннәтулла хәзрәтнең дә өлеше зур. Зиннәтулла хәзрәт Зәйнелбәшир улы Әмирханов 1829 елда Уфа губернасының Уса өязе Коҗмакты авылында (хәзерге Пермь өлкәсенең Барда районы) туа. Үсеп буй җитүгә, Казан янындагы мәшһүр Кышкар мәдрәсәсенә укырга килә. Бу урында бер четерекле мәсьәләне ачыклап китик әле. Зиннәтулланың Уфа губернасына караган авылда тууын сәбәп итеп, кайбер башкорт дусларыбыз аны үз милләтенә теркәп куярга омтыла. Хәлбуки, Коҗмакты – татар авылы. Аннан соң, «Габдулла Тукай энциклопедиясе»ндәге мәгълүматка караганда, Әмирхан бабайның чыгышы белән Татарстанның Спас районындагы Ямбакты авылыннан булуы бик ихтимал.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин: «Кайбычның Тукайның Тукай булуында үз өлеше бар»

Зиннәтулла хәзрәт бик укымышлы, үзе дә шигырьләр яза. Аның Бибимәмдүдә вафатыннан соң язган шигыре сакланып калган. Ләкин башка мирасының кайдалыгы билгесез. Хәзрәт хуҗалык кешесе булмаган, рухи дөнья белән яшәгән. Үзе иҗат иткән, мәшһүр әсәрләрне, дастаннарны күчереп язып, халыкка тарату белән шөгыльләнгән. Бай мирасын үзе исән чакта Хәсәнгата Габәшигә – беренче татар операсын язган композитор Солтан Габәшинең әтисенә васыять итеп калдыра. Ләкин мирас җебе шушы васыять турындагы хәбәрдән соң өзелә. Васыять үтәлгәнме, әсәрләре кайда ята – бу хакта белүче юк.

Бу урында тагын бер борчулы мәсьәләгә тукталып китик. Сүз дә юк, Тукай турында күп языла, күп сөйләнелә. Башлыча бу аның иҗатына кагыла. Тукайга таянып, кемдер диссертация яклый, кемдер доктор, кайсыдыр кандидат дәрәҗәсен ала, ягъни «үсә». Ул яктан Тукай – бәхетле шагыйрь. Ләкин аның тәрҗемәи хәле турында бер фәнни эш тә эшләнмәгән. Ә бит чит илләрдә үз кумирларының һәр сәгатен ачыклап язган эшләр бар. Ә без, Тукай, дибез…

Китапка сыеп бетмәгән фактлар бармы?

– Ачылмаган сәхифәләр бик күп әле. Әйтик, без Тукайны ярлы булган, дип әйтәбез. Ярлы булмаган ул. Васыятен искә алыйк. Ул үзенең 500 сум акчасын (ул вакытка зур сумма) милли уку йортында укучы шәкертләргә васыять итеп калдырган була. Бу  да – өйрәнелмәгән сәхифәләрнең берсе. Кем аның стипендиаты, Тукай акчасын файдаланып укучы, гомумән, булганмы – шулай ук билгеле түгел. Тукайның вафатыннан соң, әтиләре бер, әниләре төрле булган Газизә апасы, «Кояш» газетасында мәрхүмнең «биш йөз рублядан артык акчасы калмыш» турындагы хәбәрне укыгач, редакциягә үзенең хакыйкый варис булуын белдереп, хат юллый. Димәк, аның үлгәннән соң да бүлешерлек әйберләре дә, акчасы да булган. Бу мәсьәләләр һаман ачык.

Аннан килеп, без Тукайның мәхәббәте дип Зәйтүнәне атыйбыз. Ә бит аны дуслары, шул ук Фатих Әмирханнар, Зәйтүнәгә кадәр дә, аннан соң да өйләндерергә дә тырышып карыйлар. Кешесе билгеләнә, кайда яшәячәкләре билгеләнә, ләкин бу булмый кала. Фактлары билгеле, эчке дөньясы ачыкланмаган. Болар – без белгәне генә. Без белмәгәне күпме? Ә бит шәхесләр нигезендә шәхес тәрбияләнә.

Бибимәмдүдә фаҗигасенә бәйле фаразлар да шактый. Аның үлем сәбәбен икенче иреннән күрү бар. Һәрхәлдә, ире кыйнап үтергән дигән фараз безнең көнгәчә килеп җиткән.

– Бибимәмдүдә, Мөхәммәтгариф үлгәннән соң, әтисе өенә кайтып китә. Габдулла –  төпчек бала, ир бала һәм нигез дә аңа булырга тиеш кебек. Ләкин Мөхәммәтгарифның тагын бер улы, Мөхәммәтшәрифе бар бит әле. Ул авыру бала була, 17 яшендә бакыйлыкка күчә. Әтисе үлгәндә, бу малай әле исән була. Туганнары, якыннары җыелышып, атасы малын шушы малайга бирергә дигән фикергә килгән булулары мөмкин. Әлбәттә, бу – минем фараз гына. Бибимәмдүдә исә бүлешми, мирас артыннан йөрми, авыр булса да, үги әнисе янына кайтып китә. Әлбәттә, бу – бик әйбәт сыйфат. Ә үги әнисе белән яшь аермасы – нибары 4 ел.

Риман Гыйлемханов: Тукайның Югары Масрада булганына ышанам мин

Бәлкем Латыйфа абыстайның холкы корырак та булгандыр, ләкин ул да – игътибарга лаек шәхес. Алты бала тәрбияләп үстергән ана лабаса ул. Әлбәттә, ике хатын-кыз булган өйдә савыт-саба шалтырамыйча тормагандыр. Алай булса да, Мәмдүдә бу йортта 3 ел яши. Кулын сорап килүчеләрне дә кире бора абыстай. Мин генә түгел, галимнәр дә, Мәмдүдә Габдуллага лаеклы әти көткән дип фаразлый. Мөхәммәтшакирга исә улының язмышын яктырак итү уе белән кияүгә чыга. Аңа – 70 яшь, Мәмдүдәгә – 25. Кыйнаган, коры булган, көнләшкән дигән сүзләр, чыннан да, бар. Ике-өч айдан соң анасы янына алынган Габдулла исә бу хәзрәт турында бик матур сүзләр яза: «Үги әтиемнең мине сөюе, чәй янында ак күмәчкә кәрәзле бал ягып бирүе, шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле әле дә булса хәтеремдә...»

Бибимәмдүдәнең үлем сәбәбен эч китү дип язалар. Элек яңа туган баланы теркәүне дә, үлем-җитемне теркәүне дә муллалар башкарган. Бу – мулла сүзләре генә, әлбәттә. Мәсәлән, Мөхәммәтгарифнең үлемен дә эч китү белән бәйләп аңлаталар. Истәлекләрдә исә «үле бала тапкан» дигән фараз да бар. Мин аны бер генә җирдә очраттым, башка истәлекләрдә таба алмадым. Шуңа күрә исбатларга җирлек юк.

Сезнең иҗатыгызның күп өлеше тарихи шәхесләргә, бигрәк тә хатынкызларга багышланган. Моның сәбәбе нәрсәдә?

– Хатын-кызга багышланган әсәрләрем, чыннан да, шактый. Беренче повестем да бит «Гөлнәзирә» дип атала. Аны Аяз Гыйләҗев бик ошаткан иде. Аннан «Мөкәррәмә» повесте, «Каргыш», «Гәүһәршад», «Үрбәк ханның гыйшкы», «Шәһре Бану» – бу әсәрләрнең барысында да үзәктә – хатын-кыз. Ни өчен хатын-кыз? Мөгаен, ул минем эчке халәтемә бәйледер. Мин әтисез үстем. Әти сугышта һәлак булган. Әнкәй мине һәм ике сеңелемне ялгызы үстерде. Ул һәрвакыт эштә, безне нигездә әби-әбекәй тәрбияләде. Ул бик саф күңелле, гадел, ышанучан иде. Безне дә үз үрнәгендә үстерде. Күп сөйләшмәскә, кешегә каршы сүз әйтмәскә… Аның тәрбиясе хәзерге көнгә бөтенләй туры килми. Хәзер калкып чыгарга, тырышырга, көрәшергә кирәк, ә безне башны ияргә өйрәттеләр. Аннан укырга кердем, пединститутта да башлыча кызлар гына укыды. Без берничә генә егет идек. Мәктәптә эшләгәндә дә, «Сөембикә» журналында да хатын-кызлар арасында булдым. Егерме елдан артык хатын-кыз проблемаларын өйрәндем, дияргә була.

Әйтергә кирәк, хатын-кыз – ихтирамга иң лаеклы зат. Хатын-кыз ниндидер сүз әйтә икән, ул аны эшли. Ир-атлар турында алай әйтеп булмый.

Марат абый, сезгә бүген 89 яшь тулды. Үткән гомергә карап, шөкер итәрлекме? «Халык язучысы» дигән исем бирелмәү, узган ел Тукай премиясен ала алмау үпкәләтмиме?

–  Туган көн – минем өчен гадәти көн. Без үскәндә, аны бәйрәм итү юк иде. Миңа шулай сеңеп калган инде ул.

Тукай премиясенә килгәндә, узган елны хәтта рәсми кешеләр дә котлап шалтыраткан  иде. «Башта Президентның указы булсын», – дидем. Буласы булган инде. Бу ел исә минем өчен бик авыр булды. Хәләл җефетем бакыйлыкка күчте, үзем дә каты авырдым. Премия мәсьәләсенә кайчан да булса кире кайтырмынмы – әйтә алмыйм. Чөнки холык андый түгел. Ул йөреп ала торган бүләккә әйләнде. Андый гамәлләрне берничек тә кабул итә алмыйм.

«Бибимәмдүдә абыстай» китабыннан кызыклы фактлар:

— Без Бибимәмдүдә белән Мөхәммәтгарифны архитектор Әлфия Зәбирова (Тукайның ата бер, ана башка Газизә апасының оныгы) ясаган график портретлардан күреп беләбез.

— Әтисе Мөхәммәтгариф ягыннан карт бабасы Туктулы атлы булганга, Габдулла аны бераз үзгәртеп, Тукай дигән тәхәллүс алган.

– Әлеге китап Тукайның анасына багышланган бердәнбер китап булып кала бирә.

Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

 


Фикер өстәү