Миңнеханов Татарстанда станок җитештерүне 30 дан 90 процентка кадәр арттырырга кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов станоклар җитештерүне локальләштерүне 90 процентка җиткерергә кушты. Әлегә ул 30 процент тәшкил итә. Бу хакта «Татпромстан» станоклар төзү ассоциациясе җитәкчесе Илдар Нуриев «РОСТКИ» форумы мәйданчыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

«Локальләштерү проблемасы кискен тора, һәм Татарстанның хәзер бик зур бурычы – мөмкин булганның барысын да локальләштерү. Татарстан Рәисе безгә йөкләмә бирде — 90 процентка җитәргә. Хәзер республикада локальләштерүдә 21 компания эшли, һәм без еллар дәвамында бу саннарга килербез дип өметләнәбез. Бүгенге көндә без локализациянең 30 процент ноктасын уздык һәм алга таба үсәчәкбез», – дип белдерде спикер.

Нуриев күптән түгел ассоциациянең Сколковода «акыл штурмы» үткәрүен, анда Россия һәм якын чит ил җитештерүчеләрен чакыруларын сөйләде. Аның нәтиҗәләреннән шул ачыкланган: «хәзерге проблемаларның 75 проценты төп компонентларның локализациясе белән бәйле». «Ягъни безнең илдә станок, автомобиль, самолет җыярга мөмкин – инженерлык мәктәбе традицияләре бар, без теләгәнчә үк булмаса да», — дип билгеләп үтте спикер.

Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Россия территориясендә кулланылучы күп кенә җиһаз һәм станоклар Кытайдан кертелә, дип өстәде. «Кайбер предприятиеләр белән кооперация проектлары алып барыла, кайбер җайланмалар сатып алына, ә нәрсәнедер күчереп ясыйлар, һәм монда бер начарлык та юк. Без омтылырга тиеш бердәнбер нәрсә – безнең илнең һәм Кытай партнерларыбызның ролен ачык аңлау», — дип ассызыклады ул.

«РОСТКИ» форумында «Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Эретеп ябыштыру» халыкара күргәзмәсе эшли. Анда Россиянең 12 төбәгеннән 61 предприятие, шулай ук Белоруссиядән 10 предприятие катнаша. Барлыгы 54 экспозиция тәкъдим ителгән.

«Институт Белоргстанкинпром» ААҖ идарәче оешмасы директоры урынбасары Роландо Перес хәбәр иткәнчә, Белоруссия компанияләре гади станоклардан алып, финиш җиһазларына кадәр станок төзү линиясен тәкъдим итә. Алар арасында шип белән эшкәртү, токарь, теш эшкәртү һәм шомарту станоклары бар. «Без җитештерүгә ихтыяҗ артуын күрәбез»,— диде ул.

«РОСТКИ» Россия-Кытай форумы Татарстанда 7-8 сентябрь көннәрендә уза. Аны уздыру урыны итеп «Kazan Expo» халыкара күргәзмә үзәге сайланган. Чарада Россиянең 55 төбәгеннән һәм 20 илдән 3,7 меңнән артык делегат катнаша. 500дән артык катнашучы — Кытай вәкилләре.

Форум вакытында төрле юнәлешләр, шул исәптән, IT, машина төзелеше, нефть химиясе, транспорт, туризм, мәдәният, сәламәтлек саклау, спорт, мәгариф һәм инвестицияләр буенча 50гә якын сессия уза.

 


Фикер өстәү