Рөстәм Миңнеханов Россия венчур форумының пленар утырышында чыгыш ясады

Барлык катлаулылыкларга һәм киртәләргә карамастан, күп санлы кызыклы венчур проектлары Россия венчур форумында тәкъдим ителде. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында хәбәр итте, аның төп темасы — «Технологик эшкуарлык: югары компетенцияләр киңлекләре».

Исегезгә төшерәбез, XVIII Россия венчур форумы бүген «Казан Экспо» ХКҮдә ачылды.

Форумда 4 меңгә якын кеше катнаша. Эшлекле программада 200дән артык спикер, 100гә якын инвестиция фонды вәкиле, шулай ук 50дән артык стартап-проект җәлеп ителгән.

Пленар утырышның модераторы — ТАСС генераль директоры урынбасары Андрей Соколов.

Форумның спикерлары: Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ксения Горячева, РВК генераль директоры Анатолий Браверман, Мәскәү биржасы идарәче директоры Владимир Крекотень һәм башкалар.

XVIII Россия венчур форумының пленар утырышында чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка форумда катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Аның бу чарага аерым статус биргәнен ассызыклады.

«Венчур бизнесының төп партнерлары — Европа һәм Америкадан булуга карамастан, без бүген никадәр алга киткәнебезне күрәбез, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Ләкин без барысын да үзебез булдыра алабыз. Без ИХО илләре арасында яңа партнерлар эзләячәкбез, алар белән безне яхшы мөнәсәбәтләр бәйли. Шулай ук БРИКС илләре белән дә эшләячәкбез. Мин ышанам, без югалмаячакбыз һәм хезмәттәшлек юлларын табачакбыз.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук венчур форумы тарихының ничек башлануын һәм соңыннан ул Казанда ел саен үткәрелә торган чарага әйләнүен искә төшерде.

«Беләсезме, мин һәрвакыт югары уку йортлары бу процесска җитәрлек дәрәҗәдә җәлеп ителмәгән дип уйлый идем, — дип уртаклашты Рөстәм Миңнеханов. — Беренчедән, аларның андый бурычы юк иде, икенчедән, моның өчен акча җитми иде. Бүген Россия Фән һәм югары белем министрлыгына, федераль Хөкүмәткә рәхмәт әйтергә кирәк — карагыз, күпме эшләр башкарыла!»

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Татарстанда гына да алдынгы алты инженерлык мәктәбе эшли. Ул шулай ук студентлар грантлары һәм фәнгә һәм яшьләр фәнни берләшмәләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән башка программалар һәм проектлар турында искә төшерде.

«Мондый ярдәм беркайчан да булмаган иде», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул, инновацияләр аларны хуплаган урыннарда гына барлыкка килергә мөмкин, дип белдерде.

«Без бүген инновацион проектлар күргәзмәсен карадык, — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. — Венчур форумы кысаларында 50ләп перспективалы инновацион проект тәкъдим ителгән. Алар барысы да кызыклы. Бу — чын проектлар!»

Валерий Фальковка мөрәҗәгать итеп, Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә: бүген әлеге проектлар эшләтеп җибәрү өчен акча кирәк.

Аның фикеренчә, бу бүген аеруча мөһим, чөнки илдә технологияләр ягыннан чикләүләр бар. «Һәр тармакны алыгыз — нефть химиясе, химия һәм бигрәк тә машина төзелеше — чикләүләр бар. Ләкин! Бездә шактый акыллы, грамоталы яшьләр бар! Һәм ул күп кенә мәсьәләләрне хәл итә ала».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча: хәзер Россия сәясәте технологик суверенитетка юнәлтелгән. Күп кенә инновацион проектлар бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә.

Инновацион инфраструктураны формалаштыру турында сөйләгәндә, Татарстанда 2 махсус икътисадый зона, 5 алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе (ТОСЭР), 100дән артык технологик һәм индустриаль парк, эшкуарлык һәм инновацион активлыкны стимуллаштыру фондлары булдырылуын хәбәр итте ул.

Рөстәм Миңнеханов Форумда катнашучыларга яхшы эшләр теләде.

«Мин биредә үз проектларын тәкъдим иткән эшкуарларга, студентларга һәм стартаперларга аеруча рәхмәт белдерәсем килә, — диде ул. — Алар барысы да бик кызыклы, һәр проект буенча җитди эш башкарылган. Әйдәгез аларны алга этәрик! Ышанам, без барысын да тормышка ашыра алырбыз».


Фикер өстәү