Махсус хәрби операциядә катнашучыларның хезмәт хакларын арттырганнар

Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларның айлык хезмәт хакын 1 октябрьдән 10,5 процентка арттырганнар. Шулай итеп, хәзер хәрбиләрнең хезмәт хакы 210 мең сум һәм аннан күбрәк тәшкил итәчәк. Бу хакта Россия Кораллы көчләренең “Красная звезда” газетасы яза.

“2023 елның 1 октябреннән хәрби хезмәткәрләрнең хезмәт хакы 10,5 процентка индексацияләнде, хәзер махсус хәрби операциядә катнашучыларның айлык хезмәт хакы аена 210 мең сумнан башлана”, – диелгән газетада. Моннан тыш хәрбиләрнең пенсияләре дә 10,5 процентка үскән.

Хәзерге вакытта хәрби хәрәкәтләр зонасына килүчеләргә кайбер өстәмәләр бирелүен, махсус хәрби операция барышында аерым гамәлләр өчен түләүләр каралган.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү