Яңа оешкан «Батыр» батальонына кушылучы контрактчы егетләргә 360 мең сум түләнә

Контракт буенча хәрби хезмәткә алынга һәм «Алга», «Тимер» һәм «Батыр» батальоннарына җибәрелгән гражданнар 360 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү алачак. Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

«Социаль ярдәм чарасы буларак, контракт буенча хәрби хезмәткә алынган һәм» Алга«,» Тимер «һәм» Батыр» батальоннарына контракт буенча (1 разряд) Казан шәһәре яки Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә сайлап алу пунктыннан җибәрелгән гражданнарга 360 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү билгеләргә», – диелгән документта. Указ бүгеннән үз көченә керә.

Татарстанның «Батыр» исемле яңа батальоны оештырыла. Аны Самара өлкәсендә оештырачаклар, ул нигездә татарстанлылардан торачак. Ләкин искәрмәләр дә бар. Башка төбәкләрдән батальонга эләгергә теләүчеләр республиканың хәрби комиссариатларында контракт төзергә тиеш була.

Яңа мотоукчы батальонны формалаштыру быел майдан июньгә кадәр узачак. Батальонга унсигез яшьтән өлкәнрәк ир-атлар эләгә ала.

«Батыр»га эләгүчеләргә республика Хөкүмәтеннән 360 мең сум һәм Оборона министрлыгыннан 195 мең сум түләнәчәк. Шулай ук Татарстан Хөкүмәте аларны кием-салым һәм барлык кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәчәк.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.


Фикер өстәү