Татарстанда суд приставын ришвәт белән тотканнар

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Сафиуллина бурычлы бер кешедән 100 мең сум алган булса кирәк.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Суд приставлары хезмәтенең Менделеевск районындагы бүлеге суд приставы Лиана Сафиуллинаны тоткарлаган. Бу хакта “KazanFirst” ведомствоның матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Коррупция очрагын Суд приставлары хезмәтенең иминлек бүлеге Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе белән берлектә ачыклаган.
Тикшерүчеләр ришвәт алу очрагы буенча җинаять эше кузгаткан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, Сафиуллина бурычлы бер кешедән 100 мең сум алган булырга мөмкин.


Фикер өстәү