Рөстәм Миңнеханов дары заводы хезмәткәрләре истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан дәүләт казна дары заводында булды.

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында катнашкан завод хезмәткәрләре истәлегенә куелган мемориалга чәчәкләр салды.

Аннары Татарстан Рәисе предприятие ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән аралашты. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, предприятие Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә зур өлеш керткәнлеген һәм завод үсешенең зур перспективаларын билгеләп үтте. «Сезнең предприятиягез булмаса, бик авыр булыр иде. Сезгә зур хөрмәт һәм зур рәхмәт! Хәзер монда колачлы модернизация бара, ул иң заманча завод булачак. Сезне Җиңү бәйрәме белән котлыйм!- диде республика Рәисе.

Казан дары заводы сугыш вакытында фронт өчен мөһим стратегик продукция җитештергән. Бөтен чорда 103 мең тонна дары җитештерелгән. 2 меңнән артык хезмәткәр фронтка завод цехларыннан ук китә. Бөек Ватан сугышы елларындагы батыр һәм фидакарь хезмәте өчен предприятие I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә, ә «Тыл хезмәтчәне» исеменә 5 мең 448 заводчы лаек була.


Фикер өстәү