Менделеевск районында балалар татарча спектакльләр куйды

Менделеевск Балалар иҗат үзәгендә балалар коллективларының татарча Театр фестивале үтте. Мондый чараның беренче узуы икән. Балалар бакчалары, мәктәпләрдән 19 коллектив катнашты. Алар төрле әкиятләрдән һәм драма әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерде. Без дә әлеге чарада катнашып, районда татар теленә, мәдәниятенә, сәнгатенә мөнәсәббәтнең уңай якка үзгәрүен күрдек.

– Бу чараның максаты – бер яктан, театр сәнгатенә кызыксыну уяту, сәләтле балаларны сәхнәгә чыгару булса, икенче яктан, туган телебездә аралашырга өндәү, телебезнең аһәңлеген, матурлыгын күрсәтү, – ди шәһәрдәге химия-технология лицее директоры урынбасары Йолдыз Садыйкова. –Чыгышлар сөендерде. Укучылар да, укытучылар да бар көчен эшкә җиккән. Сәхнәдә классик драматургларның, яшь авторларның әсәрләре белән беррәттән, халык иҗат үрнәкләре, хәтта рус язучыларының әсәрләре дә яңача яңгыраш тапты.
Костюмнар, сәхнә, музыка бизәлеше – һәр режиссерның үзенеке. Милли, җанга якын, үзенчәлекле.


Әлеге лицейдан “Нур һәм “Сәхнә” исемендәге театр коллективлары катнашты. Алар дипломнар белән бүләкләнде. Барлык коллективлар да I, II, lll дәрәҗә дипломнарга ия булды. Ә Гран-при 12 балалар бакчасына һәм «Мирас» татар гимназиясенә тапшырылды.


Фикер өстәү