«Җиңел булмады»: «Тантана» премиясенә кемнәр лаек булды?

27 март – Халыкара театр көнендә «Тантана» Республика премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел премияләрне Буа дәүләт драма театрының яңа бинасы сәхнәсендә тапшырдылар. 3 сәгать барган тамашаны «ВТ» хәбәрчесе дә карады.

Театр дөньясындагы әлеге тантаналы чара 14 нче тапкыр уздырылды.  Барлыгы – 17 номинация, премиянең күләме – 100 мең сум. Шулай ук махсус номинацияләр дә бар. Быелгы «Тантана»да республика театрлары 60 спектакль белән катнашкан.

Тамашачыларны Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сәламләде.

– Бүген без яңа елъязма ачабыз. Сез үзегезнең кыю спектакльләрегез белән тормыш турында ачыктан-ачык сөйлисез. Безне игелекле булырга өйрәтәсез. Бүген бу премиянең номинанты яки җиңүчесе булу – зур дәрәҗә, – диде ул.

Лауреатларга күчик. Иң беренче «Дебют» номинациясендә җиңүчеләрне Буа дәүләт драма театры җитәкчесе Раил Садриев игълан итте.

– Мин үзем дә – дебют ясаган кеше. Артистлыка укымыйча, теләгемне тормышка ашырдым. Яраткан шөгылемне тормышыма әйләндердем. Моның өчен миңа хезмәт хакы түлиләр, әле алкышларга да күмәләр, – дип шаяртты Раил Садриев.

Җиңүчеләр исеме язылган конвертны ачып, ул: «Бу биттә татарның ике бөек классигы очрашты – Габдулла Тукай һәм Аяз Гыйләҗев», – диде һәм Габдулла  Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Айзат Хәйруллин белән Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар драма театры артисты Алсу Сәгыйдуллинаны бүләкләде.

Иң яхшы актерлар ансамбле – Әлмәт театрында. Премияне алар Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелып, инде күпләр яратып өлгергән, ир-егетләрдән генә торган «Ат карагы» спектакле (реж. – Айдар Җаббаров) өчен алды.

–  Бу – безнең өчен яхшы номинация, безнең театрның дуслыгын һәм бердәмлеген раслый торган тагын бер дәлил. Бик зур рәхмәт!  – диде театр артисты Динар Хөснетдинов.

Киләсе номинация җиңүчесен игълан иткәндә, Буа якташлык җәмгыяте җитәкчесе Ирек Закиров: «Мин инде анда кем булачагын беләм», – диде. Ялгышмады да. «Курчак театрының иң яхшы актеры» дип чираттагы тапкыр «Әкият» курчак театры артисты Дилүс Хуҗәхмәтов танылды. Бу – аның җиденче «Тантана» премиясе.

«Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» проектының махсус бүләген Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова тапшырды. Әлеге проект ярдәмендә республика театрлары репертуары 150дән артык спектакльгә баеган.

– Театр – үзара аңлашу, халыклар арасында тынычлыкны ныгыту чарасы. Алга таба да көчләрне берләштереп эшлик, – диде Людмила Рыбакова.

«Кече шәһәрләр театрлары» махсус призы Буа дәүләт драма театрына бирелде.

– Академия театрлары моны аңламый. Аларның бер спектакль бюджеты безгә дәүләт тарафыннан булган бер ярдәм кадәр. Без бу бүләкләрнең бәясен беләбез, – диде театр җитәкчесе Раил Садриев.

Иң мөһим һәм затлы номинацияләрнең берсен – «Намус һәм тугрылык» премиясен тапшыру Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәевка йөкләнгән иде. «Минем актерлар!» – дип горурланып, ул премияне Камал театрының легендар артистлары Ринат Таҗетдинов белән Әзһәр Шакировка тапшырды.

– Бүген күңелемдә үз милләтемә, халкыма хөрмәт тагын да арта. Буа шәһәрендә театр булу –  әлбәттә, бик зур бәхет. Газ да, ут та – барысы да бетә, ләкин сәнгать, театр һәм милләт кала. Сез барыгыз да – минем иң кадерле һәм хөрмәтле кешеләрем, – диде тантанага килгән Әзһәр Шакиров. Ринат Таҗетдинов авыру сәбәпле килә алмаган иде.

Фәрит Бикчәнтәев тантаналы чарага килә алмаган башка артистлары турында да аңлатып узды. «Тантана»га тәкъдим ителгән «Дуслар җыелган җирдә» спектакле премияне тапшыру көненә үк туры килгән.

– Кемнәр килә алмады, алар бүген хезмәт итәләр, «театр» уйныйлар. Безнең татарда шулай диләр бит. Монда булмасалар да, күңеле белән алар безнең янда, – диде баш режиссер.

Камал театры гына түгел, күп кенә театр вәкилләре (әйтик, тинчуринлылар, аларда бу көнне «Идегәй» булган) күренмәде залда. Җитди сәбәпләре булса да, берникадәр битарафлык сизелде. Театр дөньясында төп вакыйга, елга бер тапкыр гына була торган тантана бит югыйсә. Премиянең үзенә килгәндә, купшылык, ялтыравыклы тамаша – «Тантана» турында түгел (башка елларда ничек булгандыр), монысы театрларның тыйнак кына җылы очрашулары кебек иде.

Ахырда исә иң кечкенә һәм иң яшь театр өчен сөенеп утырдык. «Тантана»ның төп номинациясе  – «Зур формадагы иң яхшы спектакль» дип Әтнә театрының «Ай тотылган төндә» спектакле (реж. – Сойжин Жамбалова) танылды.

– Җиңел булмады, авыр спектакль. Иң зур рәхмәтем – артистларыбызга, бездә алар күбесе яшь, тырыштылар, имтиханны уздылар. Аның нәтиҗәсе бүген шушы залда күренде. Тырышлыгыбызны бәяләгәннәре өчен зур рәхмәт,  – диде театр директоры Ленур Зәйнуллин.


Фикер өстәү