47 төбәккә, шул исәптән Татарстанга су басу янарга мөмкин

Быел язгы ташу вакытында җиде федераль округтагы 47 төбәккә су басу янарга мөмкин. Мондыйлар исәбенә Татарстан да эләккән. Бу хакта “РИА Новости” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Әлеге исемлеккә, аерым алганда, Татарстан, Мордовия, Чуашстан, Удмуртия, Башкортстан республикалары, Якутия, Кемерово, Курган, Самара, Мәскәү өлкәләре кергән.

Ведомстводан хәбәр ителгәнчә, кинәт җылытып, яңгыр күп яуган очракта, кар бик тиз эрүгә китереп, яр буенда урнашкан территорияләрне су басарга мөмкин. Россия төбәкләрендә язгы ташу март-май айларында, шулай ук июньнең беренче декадасында көтелә.

Исегезгә төшерәбез: ай башында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларны һәм МЧСны республикада су басуга каршы чаралар оештырырга, аерым алганда, мондый хәл килеп чыккан очракта кешеләрне вакытлыча урнаштыру урыннарын әзерләргә кушты.


Фикер өстәү