Хуш киләсең, «Нәүрүз»!

1000нән артык катнашучы, 29 театр коллективы һәм шуның кадәр үк спектакль. Казанда төрки халыкларның XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале башланды. Төрки халыклар театрларын берләштерә торган мәдәни чара Казанда 5–11 июньдә узачак.

Россия төбәкләре театрлары арасында элемтәләрне үстерү һәм ныгыту максатыннан үткәрелгән фестиваль быел Төньяк Кавказ халыкларының театр сәнгатенә багышлана. Фестивальнең репертуары үзенең төрлелеге белән аерылып тора: монда чит ил классикасы да, эпослар да, заманча драматургия дә бар.

Чара 1000нән артык катнашучыны җыячак. Анда Төркия, Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россиянең бик күп төбәкләре – Төньяк Осетия-Алания, Адыгея, Дагыстан, Чечен, Кабардино-Балкария, Чувашия, Башкортстан, Саха, Алтай, Тыва һәм Татарстан театрлар коллективлары катнаша. Фестиваль кысасында тамашачыларга 29 спектакль тәкъдим ителәчәк.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин әлеге фестивальгә кызыксыну һәрвакыт зур булуын әйтте.

– Мин моны бүген очрашуга килгән журналистлар саны буенча да әйтә алам. «Нәүрүз» ул – республикада һәм якын төбәкләрдә генә түгел, Россиянең иң ерак төбәкләрендә һәм БДБ илләре киңлегендә мөһим вакыйга, – диде ул матбугат очрашуында. – Быел республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында әлеге фестивальнең әһәмияте тагын да арта. «Нәүрүз» ул – беренче чиратта, аралашу. Актер белән тамашачы, тәнкыйтьчеләр, актерларның үзара аралашуы. Мәдәният ул – безне һәм күрше төбәкләребезне бәйли торган җеп. Әлеге фестиваль Казан халкына һәм меңләгән туристларга башка төбәкләрнең мәдәниятенә кагылу мөмкинлеге бирә.

Фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев фестивальнең юбилей елы булуын искәртте.

– «Нәүрүз» фестивале Казанда 25 ел элек барлыкка килде. Бүген фестиваль Россиянең мәдәни картасында зур әһәмияткә ия. Без аны илебез өчен катлаулы вакытта да уздыру җаен таптык. Моның өчен республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Һәр фестивальне, гадәттә, билгеле бер төрки халык мәдәниятенә багышлыйбыз. Бу юлы Төньяк Кавказ халыклары театр сәнгатенә мөрәҗәгать итәргә булдык. Бу – үзенчәлекле һәм кызыклы театр коллективларына бай як, – диде Фәрит Бикчәнтәев.

Фестивальнең махсус кунаклары – Мәскәүнең «Драма сәнгате мәктәбе».

– Безнең өчен «Нәүрүз» фестивалендә катнашу – зур дәрәҗә. Быел икенче тапкыр катнашабыз. Бу юлы бөек драматург Чеховның «Вишневый сад» спектаклен алып килдек. Шәхсән минем өчен һәм театр өчен бик әһәмиятле спектакль. Чеховның соңгы пьесасында аның васыяте бар кебек, – диде «Драма сәнгате мәктәбе» сәнгать җитәкчесе Игорь Яцко.

Төньяк Кавказ театрлары берлеге җитәкчесе, Горький исемендәге рус драма һәм Салаватов исемендәге кумык театры директоры Искәндәрбек Тулпаров Төньяк Кавказ театрларына игътибар биргәне өчен фестиваль җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

– Минемчә, бу – бик мөһим һәм дөрес идея. Гадәттә, Төньяк Кавказ театрлары үз тормышы белән яши. Аларны да мәдәни аралашу киңлегенә җәлеп итәсе иде, – диде ул.

«Нәүрүз» фестиваленең  спектакльләре Камал театрының һәм «Әкият» курчак театрының Зур һәм Кече сәхнәсендә, Тинчурин, Кариев исемендәге һәм Казан яшь тамашачылар театрларында күрсәтеләчәк.

Ләйсән Сафина


Фикер өстәү