«Татнефть» – этномәдәният сагында 

14 июльдән 6 августка кадәр Әлмәт шәһәре кабат этно-модерн үзәгенә әйләнде. Шушы вакыт аралыгында һәр шимбә һәм якшәмбедә күпләр яратып өлгергән һәм зур түземсезлек белән көтеп алган Каrakuz фестивале гөрләде. Чараның оештыручысы – «Татнефть» компаниясе быел кунакларны нәрсә белән сокландырды һәм рухландырды? Үзебез күреп кайттык. 

Кызыклы проектлар өчен мәйдан

Билгеле булганча, фестиваль быел өченче тапкыр уздырылды. «Татнефть» быел да һәркемнең күңеленә барып җитәргә тырышкан, һәр кунак үзен кызыксындырган юнәлешне таба алсын өчен барысын да эшләгән. Бу көннәрдә шәһәрнең төрле урыннарында кунаклар өчен этник, хореографик, джаз, юмор, театр, китап һәм яшьләр фестивалендә катнашу, шулай ук спектакльләр һәм кинолар карау, рәсем сәнгате буенча остаханәләрдә катнашу мөмкинлеге тудырылган иде. Шунысын да әйтергә кирәк: фестиваль татарстанлыларны гына түгел, Россиянең төрле төбәкләре һәм якын чит илләр вәкилләрен дә җәлеп итүе белән кадерле.

Әйтик, беренче көннәрдә күпләрдә зур кызыксыну тудырган «Этномаркет» ярминкәсендә һөнәрчеләр иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Тимерчеләр, тегүчеләр, чигүчеләр, күн ясаучылар, үләнчеләр, чүлмәкчеләр үзләренең кул җылысы кергән эшләнмәләрен генә тәкъдим итеп калмыйча, мастер-класслар да бирде. «Аулак» мәйданында Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм Әлмәт иҗатчылары перфомансларын, мастер-классларын һәм спектакльләрен тамаша кылырга мөмкин иде. Шулай итеп фестиваль заманча мәдәни тормышның күпкырлы кыйпылчыкларын бер казанга җыярга булышты.

– Фестиваль әлмәтлеләрдә генә түгел, башка шәһәрләр һәм төбәк вәкилләре арасында да елдан-ел зуррак кызыксыну уята. Катнашучылар саны да артканнан-арта бара. Бу – безнең өчен зур күрсәткеч, – диде «Татнефть» грантлары» программасы җитәкчесе Эльмира Газизова.

Быелгы фестивальнең яңалыгы төп игътибарны экологиягә юнәлтүдән гыйбарәт. Әйтик, Каrakuz кысасында узган «Кладовка» экофесты кулланылган әйберләрнең кадерен арттырырга ярдәм иткән. Әлеге мәйданчык кунаклары калдыкларны сортларга аерырга, шеринг (матди һәм матди булмаган кыйммәтләр белән бүлешү) икътисадының асылына төшенергә, ватык тәлинкә кыйпылчыкларыннан түштамгалар ясарга өйрәнгән.

Китап фестивале

Безгә исә фестивальнең соңгы көннәрендә узган китап ярминкәсен күрергә насыйп булды. Быел беренче генә тапкыр уздырылса да, басма сүзнең кадерен һәм кыйммәтен аңлаган китап сөючеләрнең күңеленә тәгаен хуш килгән чара булды ул.

Китап фестивален оештыручылар – «Татнефть» компаниясе һәм Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәге – китапның әле дә үз кыйммәтен югалтмавына чын күңелдән ышануын белдерде һәм моны раслады да. Китап яхшы дус та, акыллы киңәшче дә, төпле сердәш тә, сабыр укытучы да була белә, ди алар. Әлеге форум Казанда ун ел элек оештырыла башлаган иде. Шушы вакыт эчендә ул тугры китап сөючеләрне генә түгел, ә Россиянең иң кызыклы, көчле нәшриятларын да үз канаты астына җыя алды. Бу көнне дә укучыларга әле яңа гына типографиядән чыккан, буяу исе аңкып торган басмаларны кулларына алу бәхете елмайды.

Заманча мәдәният, сәнгать, музыка, театр һәм кино, психология, фәнни-популяр һәм балалар әдәбияты. Фестивальгә килүче һәркем күңеленә хуш килгән басманы таба алды.

Балалар өчен иҗат итүче классик авторларның әсәрләрен заманчалаштырып бастыручы Мещеряков йорты нәшрияты исә фестивальгә әле беркайда да сатылмаган эксклюзив басмаларын алып килгән иде.

– Без фестивальдә беренче тапкыр Казанда узган вакытта катнашкан идек. Быел менә Әлмәткә килү мөмкинлеге туды. Китап укучы дусларыбызга яңа эксклюзив басмалар алып килдек. Алар әле китап киштәләрендә дә юк. Без әлеге китапларны арзанрак бәядән тәкъдим итәбез. Әлмәттә укырга яратучан халык яши икән. Безнең өчен укучыларыбыз белән аралашу, үзебез турында сөйләү дә мөһим. Китапларыбыз белән кызыксыну зур булуына чын күңелдән сөендек. Димәк, без дөрес юлда, – ди нәшрият вәкиле Даниил Безуглов.

Чыннан да, алар яныннан зурлар да, балалар да өзелмәде. Тукталган һәркайсы үзе белән тәмле «күчтәнәч»ен дә кыстырып китте. Даниил Безуглов фикеренчә, замана укучысына актуаль темаларга аңлаешлы тел белән язучы яхшы Россия авторлары кирәк. Ул әсәрләрдә укучы үзен танырга тиеш: бәлки үзен яки әйләнә-тирәне өйрәнәдер, бәлки ил буйлап сәяхәт итәдер, бәлки башы-аягы белән фән дөньясына чумгандыр. Һәм китап киштәләрендә үз урыннарын тапкан күпчелек китап авторы бу максатка ирешә дә, ди ул.

– Заманча авторныкынмы яки классик язучыларның әсәрләрен кабат бастырумы – алар барысы да заманча иллюстрацияләр белән бизәлеп, эксклюзив итеп эшләнелә, – дип тә өстәде.

Ярминкәгә балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре арасында популяр булган тагын бер нәшрият – «Самокат» та килгән.

– Фестивальдә катнашуыбызга бик шатбыз, – диде нәшрият вәкиле Елена Титова. – Күп тапкырлар Казанда булсак та, монда беренче тапкыр. Без Татарстан укучылары янына яратып киләбез. Бүген дә кешеләр белән аралашкан вакытта безне белүләрен, тануларын, китапларыбызның интернеттан заказ биреп укуларын, әсәрләрнең дәвамын көтүләрен белгәч, күңелне әйтеп бетергесез рәхәтлек хисе биләп алды. Шуның өчен бу чара безнең укучыларыбыз белән танышу түгел, ә иске дуслар белән очрашу булды.

Китап фестивальнең йөзек кашы

Мәскәүдән «Карьера-пресс» нәшрияты вәкиле Ольга исә балаларга хисләр өермәсе бүләк итте – ул эмоцияләр турында мастер-класс уздырды.

Билгеле, әлеге ярминкәне Россиянең иң кызыклы, көчле нәшриятлары гына түгел, укучылар да көтеп алган иде. Зур гына сумкасын китаплар белән тутырган Элиза Григорьева да әнә шулай диде.

– Мин бу күргәзмәдән бик канәгать калдым, – диде ул. – Барысы да уйланылган. Күреп торасыз: 7 һәм 8 яшьлек оныкларыма күп итеп китаплар сатып алдым. Үзем өчен дә китап эзләгән идем. Тик анысын монда тапмадым. Киләсе елга алып килергә вәгъдә иттеләр. Димәк, кабат килер өчен сәбәп бар!

«Смена» программалар кураторы Александр Григорович сүзләренчә, фестивальдә 30 бәйсез нәшриятның китаплары тәкъдим ителде.

– Монда мәдәният тә, фән дә, сәнгать тә бар. Аларның һәркайсы Әлмәт укучысына ниндидер яңалык алып килде. Иң мөһиме – китаплар кибет бәясеннән арзанрак хакка сатылды. Белем бирү программасы да кызыклы лекцияләргә бай булды, – диде ул.

Чыннан да, ике көн дәвамында барган белем бирү программасында тарих, мәдәният, фән турында лекцияләр сөйләнде, Россия язучылары һәм галимнәренең китаплары тәкъдим ителде, төрле тематикадагы документаль фильмнар күрсәтелде. Әйтик, «Теория моды» журналының шеф-редакторы Людмила Алябьеваның моданы өйрәнү буенча лекциясен яшьләр дә, өлкәннәр дә кызыксынып тыңлады. Кызыксындырган сорауларын да күпләп бирделәр.

Әлбәттә инде, фестивальнең йөзек кашы – кабат бастырылган «Танбатыр. Баллада о нефтянике» китап-картинкасы иде. Балалар белән бергә нефть төбәгенең тарихын өйрәнеп була торган китап – язучы Әдип Маликов белән рәссам Ирина Колмогорцеваның уртак иҗат җимеше. Еллар узса да, китапның эчтәлеге үзенең актуальлеген югалтмаган. Яңа сулыш өрелгән басманы «Каракүз» фестивале өчен махсус бастырганнар. «Танбатыр. Баллада о нефтянике» китап-картинкасы теләге булган һәркемнең киштәсенә фестиваль бүләге буларак кайтып китте.

Фестивальгә исә Әлмәт комлыгында оештырылган джаз концерты белән нокта куйдылар. Джаз-ансамбле AJC-band, Анна Бутурлина, Петр Востоков и Большой джазовый оркестр, Shanyana & Guru Groove Foundation, Александр Чумаков – һәр башкаручы ул көнне тыңлаучылар күңеленә үз ачкычын таба алды.

Зөһрә Садыйкова

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү