Ел башыннан Татарстан сулыкларында 62 кеше үлгән. Аларның 7 се балалар.
Коену сезоны башланганнан бирле (1 июньнән) 49 кеше су корбаны булган, шуларның 5 се – балалар. Сулыклардагы һәлакәтләрнең сәбәбенең берсе булып суга биеклектән егылып төшү тора. Икенчесе – тиеш булмаган җирләрдә су керү.
Коену сезоны башлангач, 39 кеше су керергә ярамаган урыннарда баткан. 17 кеше суга егылып төшкән.