Гөлназ Асаева үз теләге белән пычак астына керергә җыена: «Минем барысы да нормаль түгел»

Гөлназ Асаева пластик операция ясатырга җыенуы турында социаль челтәрдә хәбәр итте.

– Хирургым язды:  26 август көнне, 80 процент ихтималлык белән, пластик операция ясаячаклар. Ул миңа бик кирәк. «Сиңа нәрсәгә? Синең барысы да әйбәт!»  дияргә кирәкми. Ышаныгыз: минем барысы да нормаль түгел. Алла бирса, барысы да нормально булачак! Мине операциягә алырлар, дип өметләнәм», – дип сөйли җырчы.

Нинди опреация, кай төшенә ясалуы турында әле җырчы әйтми, монысы сер булып кала. Моңа кадәр анализлары начар булу сәбәпле, кичектерелгән һәм җырчы бик нык борчылган иде.

Гөлназ Асаева сәламәтлегенә зарлана: «Арыдым инде»

 


Фикер өстәү