Гөлназ Асаева сәламәтлегенә зарлана: «Арыдым инде»

Гөлназ Асаева соңгы арада социальчелтәрләрендә сәламәтлегенә зарлана. Башта даими баш авыртуыннан интекте. Аннары, анализлары начар дип,  матурлану буенча операциясен  дә күчергәннәрен әйтте ул.

Кичә Гөлназ янә авыруы турында язган. Бу юлы аңа ике яклы гайморит диагнозы куйганнар.

Табибтан чыкканнан соң ул: «Бүген бию белән шөгыльләнергә дә бармакчы идем дә. Тик миңа физик нагрузкалар ярамый икән. «Бер җиреңне кысып өйдә ят», — диделәр. Шуңа күрә өйгә кайттым. Коточкыч башым авырта.

Кыскасы, мин көннәр буе табибларга йөрим. Арыдым инде», – ди җырчы.


Фикер өстәү