Махачкалада яшәүче Зөһрә: “Ут капканын күреп, ярдәмгә ашыгып һәлак булган кешеләр дә күп”

Махачкалада ягулык станциясендә шартлау аркасында күпме гомерләр өзелде. Әлеге хәлләрне үз күзләре белән күрүчеләр арасында дустым Зөһрә дә бар. Аның сөйләвенчә, бәлагә юлыгучылар арасында чит җирләрдән килүчеләр дә бар. Шартлау булган урыннан федераль трасса уза, ди ул.

– Минем якыннарыма зыян килмәде. Башкалар өчен бик борчылабыз. Анда бит ут капканын күреп, ярдәм итәргә ашыгып һәлак булган кешеләр дә күп. Берәү дә икенче цистерна шартлар дип уйламаган, — ди ул. – Шартлаудан соң кешеләр бик авыр хәлдә ятканнар. Шунда бер ир алар янына килеп иман китерүләрен сораган. Күбесе: «Лә иләһә иллә алла, мухаммадур-расулуллаһ» дип әйткән. Теге абзый бер яшь егет янына килгән. Ир-ат аның да шаһәдәт китерүен сораган. Әмма ул дәшми икән. Аптырагач, ул үзе әйткән. Шуннан соң бу егет артыннан кабатлаган да, үлеп киткән. Бераздан баласын эзләп әнисе килгән. Үксеп елый икән. Өзгәләнгән. Аңа борчылма, улын иманлы китте дияләр икән. Әнисе аптыраган. Чөнки бу егет ишетми һәм сөйләшми торган булган. Әнә шундый могҗизалар да булды. Бу безгә җибәрелгән сынау инде, — ди Зөһрә.

Зөһрә шартлауда һәлак булган һәм җәрәхәтләр алган кешеләргә акча җыябыз, ди. Махсус исәп-хисап счетлары ачканнар. Халык бердәм, бик ярдәмләшәләр икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА.


Фикер өстәү