Татарстанда яшәүчеләр йолдызлар «яңгыры»н күзәтә алачак

17 сеннән18 августка каршы төндә Татарстанда яшәүчеләр быелгы җәйдәге соңгы йолдызлар атылуны күзәтә алачак. Бу хакта Казан мэриясендә хәбәр иттеләр.

Белгечләр метеор «яңгырын» караңгы җирдә күзәтергә киңәш итә. Төнге берләр тирәсендә ул аеруча яхшы күренер дип фаразлана.

Тик Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бу төндә республикада аязучан болытлы һава торышы булачак.

Моңа кадәр Татарстанда яшәүчеләр йолдызлар атылуын 13 августка каршы төндә күзәткән иде.


Фикер өстәү