Татарстанда коронавирус йоктырып, хастаханәгә эләгүчеләр арткан

Татарстанда коронавирус йоктырып, хастаханәгә эләгүчеләр саны арта. «Реальное время» интернет-басмасы ачыклаганча, соңгы атнада хастаханәгә 23 кеше эләккән. Бу узган атнадагы саннан 9,5 процентка күбрәк.

Россия күләмендәге саннар да коронавирус йоктыручылар саны арту хакында сөйли. Әйтик, узган атнадагы күрсәткеч белән чагыштырганда, бу атнада чирләүчеләр саны 1,9 процентка арткан. Федераль оператив штаб 7–13 август аралыгында 972 кешенең чирләве турында хәбәр иткән иде. Шушы ук чорда чирләп терелүчеләр саны 2933 кеше булган. Хастаханәдә дәваланучылар илнең 38 төбәгендә күбәйгән.


Фикер өстәү