Республикада ел башыннан 9 кеше батып үлгән, тагын 20 кешене коткарып калганнар. Узган елның шул ук чорында Татарстан сулыкларында 10 кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» да узган матбугат очрашуында Татарстанның кече көймәләр буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов хәбәр итте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле билгеләп үткәнчә, республикада су коену сезоны 1 июньдә ачыла. Юрий Венедиктов республика халкына сак булырга, җиһазландырылган пляжларда гына коенырга һәм суда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте.