Керми тор! Сулыклардагы мөшкел хәлләр турында кисәтәләр

Ата-аналар балаларын карамый. 4-6 яшьлек сабыйлар үзләре матраста йөзеп йөри, әти-әнисе яр буенда ял итә. Аннары ярдәм сорап шалтыраталар икән. Бу хакта «Татар-информ” агентлыгында узган очрашуда Татарстанның Кече үлчәмле суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов сөйләде.

– Ата-аналар балалары белән сөйләшергә тиеш. Тирәнгә керергә ярамаганы хакында да кисәтегез. Матрас белән суга керүчеләр аеруча сак булсын иде. Коткаручылар Лаеш районының Имәнкискә авыл янәшәсендәге Чулман елгасына коенучыларга ярдәмгә өч тапкыр чыкты инде. Аларны җил ярдан ерак алып китә. Без шулай ярдан йөзеп китүче 11 кешене коткардык, 1 бала һәлак булды, – ди Юрий Венедиктов. – Сапбордтан егылып ике кеше һәлак булды. Коткару жилеты кимәү аркасында гомерләре өзелгән кешеләр дә бар. Әйтик, көймә белән суга кергән ике ир-атның берсе жилет кигән, икенчесе юк. Кешеләр үз гомерен үзе дә сакласын иде.

Юрий Венедиктов белмәгән җирдә коенмагыз, ди. Йөзә белмисең икән, эчкә кермәскә куша. Шулай ук кече көймәләрдә, гидроциклларда йөрергә яратучылар да саклык чараларын онытмасын. Суга кергәнче, һава торышына да игътибар итәргә кирәк. Әгәр инде тиешсез урында су керсәң, штраф та салачаклар. Башкача мөмкин түгел, ди баш инспектор.

Коенырга ярамый дигән җирдә су керүчеләргә 1000 сумннан 1500 сумга кадәр штраф каралган. Җәй башыннан 34 кеше штрафка тартылган инде. Әгәр көймәдә йөрүчеләр саклык чараларын үтәми икән, аның хуҗасын 15 000-20 000 мең сум штраф көтә.


Фикер өстәү