Арчада 21 яшьлек егет, сөйгәне балага узганын әйткәч, машинасында бетон блокларга бәрелеп үлгән

Арча районында 21 яшьлек егет, баласы булачагын белгәч, машинасы белән бетон блокларга бәрелеп үлгән. Бу хакта Mash Iptash телеграм каналына сылтама белән Интертат яза.

Марсель Вәлиуллин гадәти тормыш белән яшәгән: армиядә хезмәт итеп кайткан, эш табып, авылдан шәһәргә күченгән. Аннары бер кыз белән очрашып йөри башлый һәм бәхетле була. Тик бу бәхете кичәге көнгә хәтле генә дәвам иткән.

Йөргән кызы аңа бала көтүен һәм аборт ясатырга җыенмавын әйткән. Әмма Марсельнең реакциясе генә бер дә көтелмәгәнчә була: ул үзенең «Гранта» машинасына утыра һәм бар көченә бетон блокларга барып бәрелә. Егет урында ук һәлак булган.

 


Фикер өстәү