Бүген көннең икенче яртысында һәм кичендә Татарстанда һава шартларының начараюы көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометүзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Синоптиклар яшен вакытында җил секундына 15-20 метрга җитәчәк, көчле яңгырлар һәм боз явачак, дип кисәтә. Төнлә дә шундый ук һава торышы көтелә.