Министр бакча һәм мәктәп кытлыгы булган райннарны атады

Соңгы елларда республикада 300гә якын балалар бакчасы төзелгән.Әмма шуңа да карамастан,Лаеш,Питрәч районнарында кытлык бар.Бу хакта республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Министр әйтүенчә,Питрәч,Лаеш районнарында торак төзелеше кызу темплар белән бара.Шул сәбәпле, бакчаларда урыннар кытлыгы барлыкка килде.

-Тукай,Биектау районнарында торак йортлар һәм мәгариф оешмаларын төзү эше килештерелмәү урыннар җитмәүгә китерде.Питрәч районының Көек авылында мәктәп яшендәге 2,5 мең бала исәпләнә.Монда бары бер генә мәктәп бар. Без бу вазгыятьне төзәтергә тиеш,-диде Илсур Һадиуллин.


Фикер өстәү