16 август көне тарихта ниләр белән истә калды?

Кандагардан качу

1996 елның 16 августында Владимир Шарпатов җитәкчелегендәге экипаж Кандагардан үз самолетында кача. 1995 елның 3 августында алар талибларга әсирлеккә эләгәләр. Бер елдан соң, уңайлы мөмкинлектән файдаланып, экипаж  очып китә. Куркыныч янауга карамастан, 50–100 метр биеклектән генә очарга мәҗбүр булалар, чөнки чикне үткәнче югарырак күтәрелсәң, биредәге авиация хезмәтләре белән элемтә булып, һава оборонасы җайланмалары сизеп алыр дип шикләнәләр. Таулы-ташлы җирләрдән исән чыгарга бары тик очучыларның осталыгы гына ярдәм итә. Маршрутлары да алдан уйланылган: башта Иранга, Фарсы култыгы аша Гарәп Әмирлекләренә, аннан соң туган илгә.

Психотроп матдәләр турында конвенция

1971 елгы психотроп матдәләр конвенциясе – БМО инициативасы белән амфетамин тибындагы стимуляторлар, барбитуратлар, бензодиазепиннар һәм психеделика кебек психоактив препаратларны контрольдә тоту өчен төзелгән килешү.  Аны Венада узган конференциядә кабул итәләр.  Конвенцияне 160 дәүләт, шул исәптән СССР да имзалый.

Кура җиләге кайнатмасы көне

Әлеге үзенчәлекле бәйрәм 2015 елда уйлап табыла. Бәйрәмнең көне дә махсус билгеләнгән, чөнки 16 августта Русьта кура җиләгенә багышланган Малинник үткәрелә торган була. Роза чәчәклеләр семьялыгыннан булган кура җиләген элек-электән аның шифасы, иммунитетны күтәрергә сәләтле файдалы сыйфатлары һәм, әлбәттә, телеңне йотарлык тәме өчен яратканнар.

Әлеге җиләк составында тонус, тире матурлыгы өчен җаваплы А, Е, РР, В2 витаминнары, температураны төшерү көченә ия булган салицил кислотасы бар. Моннан тыш, кура җиләгендә бакыр һәм тимер күп. Алар ярдәмендә кешенең иммунитеты ныгый да инде.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү